Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тәкъдимнәр кабул итә

«Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокукларына һәм референдумда катнашу хокукына төп гарантияләр турында» Федераль Законның 27нче маддәсе һәм Татарстан Республикасы Сайлау кодексының 16нчы маддәсенең 1-Знче өлешләре нигезендә 47нче номерлы Кукмара бермандатлы сайлау округы буенча Балтач муниципаль район территориясендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлауларын үткәрүне тәэмин итү өчен участок сайлау...

Гамәлдәге Законнар нигезендә сайлау комиссияләренә хәлиткеч тавыш бирергә хаклы әгъзалар булырга кандидатларны түбәндәге затлар тәкъдим итә ала:
- сәяси партияләр, сәяси партиянең төбәк һәм башка тармак бүлекчәләре (уставлары нигезендә тиешле территориядә сайлаулар белән бәйле мәсьәләне хәл итүдә хокук бирелгән булса);
- төрле оештыру-хокукый формадагы иҗтимагый берләшмәләр (иҗтимагый оешма, иҗтимагый хәрәкәт, иҗтимагый фонд);
- муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы;
- яшәү, эшләү, хезмәт итү яисә уку урыны буенча сайлаучылар җыелышлары. Тәкъдимдә түбәндәге мәгълүматлар күрсәтелергә тиеш:
- участок сайлау комиссиясенең номеры;
- кандидатның фамилиясе, исеме, атасының исеме, туган көне;
- кандидатның сайлау комиссияләрендәге эш тәҗрибәсе;
- эш урыны, биләгән хезмәт вазыйфасы, муниципаль яисә дәүләт хезмәткәре булуы турында мәгълүмат.
Тәкъдимнәр 25нче августтан 8.00 сәгатьтән Знче сентябрь 17.00 сәгатькә кадәр Балтач район территориаль сайлау комиссиясендә түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Балтач шәһәр тибындагы поселок, Ленин урамы, 42 йорт. Район башкарма комитеты бинасы, 3 кат. Эш сәгатьләре: 8.00дән 17.00, шимбә көнне 8.00дән 12.00 сәгатькә кадәр. Белешмәләр өчен телефон: 2-54-84.
Балтач район территориаль сайлау комиссиясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250