Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Универсиада факелы Балтачыбыз аша үтте

Кызыксынып, зарыгып, дулкынлану хисе белән көттек! Ниһаять, килде ул.

Факелны райондашларыбыз зур әзерлек, дулкынлану хисе белән каршы алды.
Автовокзал каршында җыелган халык 4нче ярты булу белән Норма ягыннан күзен алмый зур могҗиза көтте. Ул арада Балтачыбызның талантлы, актив яшьләре бәйрәмне башлап ук җибәрде. Кунаклар Универсиада тарихы белән танышып, бик күп конкурсларда җиңү яулаган «ВЭГА» бию төркеменең чыгышларын тамаша кылды. Ниһаять, Норма ягыннан Универсиада факелы күренде. Әнә ул, түземсезлек белән көткән факел. Яше, карты күреп калырга ашыга. Ни дисәң дә, тарихи вакыйга бит. Факел безнең җирлеккә аяк «баскач», аны «Батырлар аллеясы»на кадәр алып бару хокукы 11 райондашыбызга бирелде. Алар арасында атказанган спортчылар, яхшы укучылар, муниципаль район администрациясе һәм Универсиада партнерлары - компанияләре вәкилләре дә бар иде. Универсиада уты тере коридор аша үзәккә үтте. Бирегә факелны муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин алып килде. Соңыннан районга Универсиада уты эстафетасының бүләк факелы тапшырылды. Бездән соң факел Арча районына «юл алды».
Рәсемдә: муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин: «Без Универсиадага әзерлек эшләрендә, объектлар төзүдә зур активлык күрсәттек. Бүген исә зур горурлык хисе белән районыбыз җирлегендә аның факелын кабул итәбез».
Менә ул меңнәрчә чакрым юл үтеп Балтач җирлегенә килеп җиткән Универсиада уты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X