Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

XX нче «Бәллүр каләм» Балтачта (фото)

Дөрес, хәзергә районыбыз «Хезмәт» газетасы аерым номинациядә җиӊүче булды. Ә бит жюрига барлыгы 2 меңнән артык эш тәкъдим ителгән булган.

«Россиядә Кино елы» кысаларындагы номинациядә 20 дән артык республика һәм район газета-журналлары, аерым хәбәрчеләр катнашкан. Шулар арасыннан газетабызныӊ җиӊүче буларак сайлап алынуы зур куаныч. 20 ел дәвамында үткәрелгән бәйгенеӊ истәлекле - юбилей елында җинүче булу һәм әлегә бу конкурста безнеӊ беренче зур уӊыш булуы безгә икеләтә шатлык. «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узучы чарага 700гә якын кеше чакырылган иде, Россия Думасы депутаты Ирек Зиннуров кулыннан мәртәбәле бүләкне шатланып кабул иттек. Бу җинү газетабыз хезмәткәрләренеӊ, безнеӊ укучыларыбызныӊ да уртак сөенече һәм куанычы. Рәхмәт Сезгә!!!
«Иң яхшы республика, шәһәр, район массакүләм мәгълүмат чарасы» номинациясендә «Шәһри Казан» газетасы һәм «Наш Зеленый Дол» Яшел Үзән газетасы җиңүгә лаек булды.
«Темасы - җирле, осталыгы башкалача» номинациясендә «Зәй офыклары» газетасыннан (Зәй районы) Энҗе Әгъләмова һәм «Казанские ведомости» газетасыннан Владимир Дынник җиңде.
«Иң яхшы медиапроект» итеп жюри Игорь Цыбульский һәм Нурсия Шәйдуллина язган «Минтимер Шәймиев» китабын билгеләде.
«Журналистикада исем» номинациясенә «Республика Татарстан» газетасыннан Фәридә Якушева, Люция Нотфуллина («Яңа гасыр» ТРК, Казан) һәм «Сөембикә» журналыннан Эльмира Закирова җиңү яулады.
«Объектив аша караш» номинациясендә «Татарстан» дәүләт теле-радио компаниясеннән Таһир Хәсәнов җиңүче булды.
«Массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек итүдә иң яхшы» булып Татарстан Гражданлык оборонасы һәмм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшчәнлек бүлеге башлыгы Андрей Родыгин танылды.
«Туган тел» номинациясендә «Кызыл таң» газетасыннан (Башкортостан) Венера Мәҗитова җиңде.
Ә Республкабызныӊ авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов массакүләм мәгълүмат чаралары белән иӊ яхшы эшләүче җитәкче номинациясендә җиӊүче булды.
Соңрак тулы фоторепортаж биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250