Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яңа ел котлы булсын!

Хөрмәтле райондашлар! Бусагада Яңа - 2013 нче ел. Һичшиксез, Яңа елга һәркем олуг өметләр белән керә.

Үтеп киткән елның тормыш сәхифәләренә күз салсак, күпләрнең яшәешендә, хезмәт үрләрендә шатлыклы, истәлекле мизгелләр байтак булды. Кемдер яңа йортлар салып чыкты, икенче берәүләрнең гаиләләрендә нәниләр шат аваз салды, өченчеләр исә гаиләләр корды. Үз алларына якты максатларга ирешкән терлекчеләребез, районыбыз кырларыннан мул уңыш җыеп алган игенчеләребез, башка өлкәләрдә дә тырышып эшләгән хезмәт ияләребез 2013 нче ел - Елан елын зур горурлык хисләре белән каршы алырга лаек. Яңа гасырның икенче дистәсен ваклаган мәлдә, районыбыз үзенең бөтенлеген саклап, ышанычлы адымнар белән алга атлый. Кайсы гына өлкәгә тукталма, һәммәсендә яңалык, үзгәреш хөкем сөрә, авылларыбызда зәвыклы йортлар калка, яшәү шартлары көннән-көн яхшыра. Яңа ел алдыннан гына да истәлекле вакыйгалар кичердек. Президентыбыз катнашында Алан авылында мәдәният сарае, Бөрбаш авылында яңа мәктәп үзенең ишекләрен ачты. Күпкатлы йортларны төзекләндерү эшләренең һәм ветераннар өчен йортлар салуның гөрләп баруы да күңелләргә шатлык өсти. Тырыш һәм намуслы хезмәт бәрабәренә ирешелгән уңышлар ил-көннәребезгә тагын да ямь өстәп, киләчәккә зур өметләр баглап яшәү өчен җирлек булып тора.
2012нче ел үз көчебезгә таянып һәм бер-беребезгә ышанычны ныгытырлык гамәлләр чоры булды. Төрле икътисадым авырлыклар кичерүгә карамастан, илебездә, республикабызда, районыбызда социаль тотрыклылык сакланып калды. Районда иң күп продукция авыл хуҗалыгында җитештерелә. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре тырышлыгы белән быел 85 мең тонна ашлык, 55 мең тонна сөт, 7 мең тонна ит җитештерә алдык. Күмәк хуҗалыкларда мөгезле эре терлек санын арттыра алдык, ит һәм сөт җитештерү дә 2011нче ел белән чагыштырганда үсештә булды. Хезмәтне һәм ялны үз иткән районыбыз халкы бернинди авырлыклар алдында да югалып калмый. Булган мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмый, матур һәм мәгънәле итеп яшәргә омтыла. Районыбызда үткәрелүче күп төрле иҗат бәйгеләре моның ачык мисалы. Спорт өлкәсендә ирешелгән уңышларыбыз да бихисап. Болар барысы да район-дашларыбызның тагын бер кат тырыш һәм максатчан, тормышның ямен-тәмен тоючылар икәнлекләрен раслый.
Яңа елда да элек яулаган үрләребезне югалтмыйча, тагын да яхшырак, тагын да матуррак яшик! Яңа ел бәйрәменең күңелле мизгелләрендә район үсеше өчен куйган хезмәтегез, кылган гамәлләрегез өчен һәрберегезгә олы рәхмәт хисләрен җиткерәсем килә.
Райондашларыбызның һәммәсен дә чын күңелемнән Яңа ел бәйрәме белән тәбрик итәм, гаиләләренә иминлек, җаннарына тынычлык, тәннәренә сихәт, озын гомерле булып, шатлык-куанычларга күмелеп, һәр туар таңнарга сөенеп, тыныч дөньяларда бергә-бергә исән-имин яшәргә язсын иде, дип телим. Хезмәт кешесенә яңадан-яңа уңышлар, белем алучыларга төпле зиһен насыйп булсын, яшь парларга бәхет елмайсын, парсызларга сөю-мәхәббәт килсен, Яңа ел белән, кадерле иптәшләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250