Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Җәяүле юл кичүендә

20 октябрьдән 1 декабрьгә кадәр республикада «Җәяүле юл кичүендә» дигән социаль кампания игълан ителде. Анда җәяүлеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча күп төрле чаралар планлаштырыла. Массакүләм мәгълүмат чаралары, иминият кампанияләре, җәмәгатьчелек оешмалары белән «Зебра алдында тукта!», «Ягымлы йөртүче» һәм башка профилактик акцияләр оештырыла.

Районда үткән өч айда җәяүлеләрне таптаткан 2 очрак теркәлде, җәяүлеләр тән җәрәхәтләре алды.
Көзге-кышкы чорда транспорт агымының сезонлы артуы һәм уңайсыз һава шартлары юлда йөрүче һәркемнән аеруча игътибарлылык сорый. Шоферларның һәм җәяүлеләрнең һава торышындагы үзгәрешләргә игътибарсызлыгы фаҗигагә китерергә мөмкин. Әнә әле күптән түгел күрше район җирендә зур юл фаҗигасе булды. Балтач егетләре караңгыда югары тизлектә барган машина белән капландылар. Күпме гаиләгә кайгы-хәсрәт килде. Ике егет үлде. Калганнары төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алдылар.
Көзге чорда көн кыскара, караңгыда күрүчәнлек нык кими. Шуңа күрә шоферларга юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итәрлек тизлек сайлау бик мөһим. Ә җәяүлеләр шоферлар өчен гел көтелмәгән шартлар китереп чыгарырга мөмкин икәнлекләрен онытмаска тиеш. Тәүлекнең караңгы вакытында җәяүлеләргә киемнәренә якты кайтаргыч элементлар (мәсәлән, браслетлар) беркетеп йөрергә тәкъдим ителә. Караңгыда якын ут белән барганда күрү ераклыгы 25-30 метрга тигез. Ә җәяүледә якты кайтаргыч браслет булса, ул ара 130-140 метрга җитә, ә ерак ут белән барганда 400 метрга кадәр. Мондый браслетлар җәяүлене бәрдерү очрагын нык киметә.
Чатлар тирәсендә урамны аркылы чыкканда күрү зонасы әйбәт булган җирдән генә чыгарга кирәк. Онытмагыз, юл ялгышларны кичерми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250