Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Өйдә дәваланыйк

«Дуңгыз гриппы турында аңлатма биреп үтсәгезче, аннан ничек сакланырга, беренче билгеләре нинди?» дип шалтырата кайбер абунәчеләребез «Хезмәт»не укыганнан соң.

Кыскача гына аңлатма биреп үтәбез. Дуңгыз гриппының (A/H1N1) беренче билгеләре: баш авырта, температура 38-40 градуска кадәр күтәрелә һәм берничә көн төшми, күңел болгана, укшыта, аяк-кул буыннары сызлый, тән калтырый, ангина, ринит, эч китү, сулыш кысылу, ютәлләү дә күзәтелергә мөмкин. Бу вирус кешедән-кешегә ютәл, төчкерү юллары аша йога. Вирусның вак кисәкчекләре өстәл өстендә, телефон, кеше кулы тигән башка урыннарда калып, бармаклар аша авыз, борын, күзгә керә. Дуңгыз гриппыннан саклануның иң яхшы юлы - прививка ясату. Иммунитетны ныгыту, сарымсак, суган ашау, карлыган, җиләк кайнатмалары, үлән төнәтмәләре, витаминнар эчү файдалы. Гигиена, чисталыкны саклау киңәш ителә - кулларны агып торган суда кер сабыны белән яхшылап юып йөрергә, ачык һавада ешрак булырга, гел хәрәкәт итәргә, күп итеп сыеклык эчәргә. Ютәлләгәндә, төчкергәндә авызны капларга, кеше күп җыела торган җәмәгать урыннарына барудан баш тартырга, инфекция киң таралган очракта өйдән чыкмаска, кая да барырга туры килгән очракта махсус медицина маскалары кияргә. Маскалар даруханәләрдә сатыла (чөнки каян алырга ул масканы дип сораучылар да бар. З.Ш.). Быел даруханәләрдә гриппка каршы даруларга кытлык юк, дип белдерә сатучылар, бу әлеге сәүдә нокталарының саны артуына да, һичшиксез, бәйледер. Узган ел югалып торган интерферон да быел сатуда бар.
Дуңгыз гриппы дигәч тә, дуңгыз ите ашаудан зарарлану очраклары теркәлмәгән. Шулай да белгечләр саклану чарасын күреп, вакытлыча дуңгыз ите ашамаска киңәш итә. Сәламәт яшик. Спорт белән шөгыльләник. Авырый калсак өйдә дәваланыйк, вирусны башкаларга йоктырып йөрмик, өзлегүләрдән сакланыйк, үз белдегебез белән дарулар эчмик, табиб чакыртып, аның киңәшләрен тотыйк.
Җавапны Зөлфия ШАКИРОВА әзерләде.

Фото интернет челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250