Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әйдәгез бергәләшеп, Украинада яшәүче якыннарыбызныӊ хәлләрен белешик әле

Хөрмәтле райондашлар! Районыбыздан совет чорында сугыштан соӊ җимерелекләрне бетерү, илебезнеӊ икъдисатын күтәрү максатыннан якташларыбызны элекеге тугандаш Украина Совет Социалистик Республикасына, Донецк шахталарына күпләп җибәргәннәр.

Аларныӊ кайберләре, гомерләр үтү белән туган якларына әйләнеп кайттылар, күбесе инде Украина җирләрендә тамыр җибәреп, төпләнеп калдылар. Бүген күбесенеӊ туганнары, якыннары районыбыз җирлегендә тормыш итәләр. Хәзерге вакытта Украинада вәзгыять бик катлаулы, төрле хәбәрләр килеп тора, аларныӊ күбесе шатлыклы түгел. Ерактан торып, ул илдәге барган вакыйгаларны аӊлап та булмый, ниндидер объектив бәя бирү дә мөмкин түгел. Әйдәгез бергәләшеп, Украинада яшәүче якыннарыбызныӊ хәлләрен белик әле. Үзләрендәге вакыйгалар турында фикерләре ничек, исән-саумы алар? Бу турыда аларга шалтыратып, андагы хәлләр турында редакциягә, 2-62-53, 2-47-16 номерлы телефоннар аша җиткерүегез сорала. Әгәр сез туганнарыгызныӊ телефон номерларын хәбәр итсәгез, без үзебез шалтыратып, аларны ӊ хәлләрен белеп, сездән сәламнәр җиткерүне үз өстебезгә алабыз.
Фото: http://www.job-spb.ru/interviews/429-kak-pravilno-vesti-telefonnyy-razgovor.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250