Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әйдәгез, дус яшик

Ел саен октябрьнең соңгы якшәмбесендә автомобильче көнен билгеләп үтәбез. Районда машиналар саны айлап түгел, көнләп артып торган хәзерге чорда бу бәйрәм тагын да популярлаша.

Чөнки һәр йортта диярлек машина йөртү таныклыгы булган бер булса да шофер яши. Быел да машина йөртергә өйрәтә торган барлык курслар тулган, укырга йөрүчеләр арасында 60 яшьлекләр дә бар, яшьләр дә күп. Юлда йөрү никадәр генә хәвефле дисәк тә, кагыйдә бозучыларга штрафлар күләме нык артып торса да, права алырга, машинага утырырга теләүчеләр саны кимеми. Без бик шат моңа. Кагыйдәләрне белеп һәм үтәп тәртипле генә йөрибез икән, юлларда барыбызга да урын җитәрлек. Зур стажлы «ас»лар да, рульгә әлерәк кенә утырган яшьләр дә шушы юлларда бәрелешмичә, чәкешмичә имин генә йөрсеннәр иде дибез. Сезгә хәвефсез юллар, исәнлек-саулык, бәхетле көннәр телибез. Юлга чыккач кайдан, кайчан килеп чыгарлар икән дип хәтерегездә гел яңарып торучы «якын дусларыгыз» - ЮХИДИ хезмәткәрләреннән кайнар бәйрәм котлавы сезгә. Протоколлар төземичә, әрләшмичә, мәгълүм мультиктагы Леопольд әйтмешли: «Әйдәгез, дус яшик!»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250