Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Җырлый, уйный, тегә, ямый, пешерә – барсына да өлгерә

Хатын-кызлар бәйрәме уӊаеннан Балтач бистәсендә матур мәдәни чара үткәреләчәк.

7 март көнне кичке сәгать 7дә Балтач мәдәният үзәгенә әбиләр һәм апалар, сеӊелкәшләр һәм кызлар, ханымнар һәм туташларны чакырабыз. Оста куллар һәм уӊганнар, һөнәрлеләр һәм сәләтлеләр, матурлар һәм чибәрләр үзләренеӊ бу тормышта тоткан урыннарын, осталыкларын, шөгыльләрен күрсәтәчәкләр. Нәкъ сезнеӊ өчен генә сәхнәдән моӊлы җырлар һәм дәртле биюләр тәкъдим ителәчәк. Хәзерге вакытта Балтач бистәсеннән 24 егет армия сафларында илебез тынычлыгын саклый. Аларны үстергән, тәрбияләгән аналарга да кадер-хөрмәт күрсәтеләчәк. Бәйрәмнәр бергә булсын!
Фото: http://mail.mebone.ru/user/17488

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250