Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Өйләребез якты булсын!

Декабрының соңгы декадасында ел саен энергетиклар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Шул уңайдан район электр челтәре началынигы Әнвәр Бахтиозинга (рәсемдә) берничә сорау белән мөрәҗәгаты иттем:

- Бәйрәм уңаеннан берәр төрле чара планлаштырышамы?
- Монда күптәннән килгән традиция дәвам ителә. Табын артында үткән эшләр, киләчәк турында гәпләшеп утырабыз. Кушылганны җиренә җиткереп башкаручыларга, коллектив уңышы өчен көчен дә, осталыгын һәм вакытын да кызганмыйча тырышучыларны бүләклибез, премияләр языла. Ветераннарыбызны да онытмыйбыз, чакырып торабыз.
- Традиция, ветераннар димәктән, район электр челтәренең үткәне белән дә таныштырып китмисезме?
- Район электр челтәре рәсми төстә 1973 елда төзелгән дип саналса да, башлану тарихы 1967нче елның ноябренә барып тоташа: «Яңа Кенәр» подстанциясеннән районга беренче электр уты килә. Аннан Балтачның үзендә, Чепьяда подстанцияләр файдалануга тапшырыла. Ә бүген районыбызда 412,66 километр озынлыктагы 10 киловаттлы, 474,34 километр озынлыктагы 0,4 киловатт көчәнешле линия уза. Безнең коллектив Балтачта 110/35/10 киловатт, Чепыя, Яңгул, Карадуган, Кускем һәм Салавычтагы 35/10 киловаттлы подстанцияләргә, йөзләгән трансформатор пунктына хезмәт күрсәтә. 1973 елдан миңа кадәр 5 началыник алышынган. Иң озак (1988-2002 еллар) эшләгәне Илдус Шиһабетдинов. Ул җитәкләгән елларда оешманың материалы-техник базасы да, райондагы электр линияләре дә нык яхшыра, яңартыла.
- Илдустан соң җитәкче булып Сез килгәнгә дә 10 ел булган икән инде. Ул калдырган мирас тагын да баетылган, тагын да яхшыртылгандыр инде.
- Тормыш бер урында гына тормый билгеле. Эшләр дә гел алга бара. Күп авылларда агач электр баганалары ташка алыштырылды, яңа трансформатор пунктлары кайтарылды. Менә быел Балтач, Чепыя, Нөнәгәр авылларында 10 киловатт көчәнешле электр линияләре астыннан узучы изоляциясез чыбыклар изоляциялегә алыштырылды. Чепыя, Кускем, Карадуган подстанцияләренә караган авыллардагы кимчелекле агач терәүләр, линия аергычлары алыштырылды. Яңгулдан Чепыя подстанцияләре арасында 10 киловатт көчәнешле егәрлек буенча боҗра электр линиясе торгызылды. Чепыядагы трансформаторлар арасында да үзара шундый боҗралар эшләнде. Болар халыкны өзлексез электр белән тәэмин итүдә бик нәтиҗәле чара булып тора. Исәпләү приборларын яңарту буенча да чаралар күрелә. Балтачтагы берничә урамда алыштырылды инде.
- Көннәр бер җылытып, бер суытып чыбыкларга боз катып яки әзрәк көчлерәк җилләрдә дә өзелеп утсыз калырбыз, дип куркасы юк алайса.
- Нинди боз һәм нинди җил бит. Болай артык хафаланырга кирәкми. Линияләрдәге чыбыкларның тартылышын белгечләребез карап, төзәтәсен төзәттереп торалар. Баш инженерыбыз Айдар Сабирҗанов үз-үзенә дә, кул астындагыларга да бик таләпчән. Кешегә авыр бәрелмичә эшне матур итеп оештыра белә. Районның кайсы почмагында нинди электр җиһазы бар, кайда кайчан нинди линия үткәрелгән. Боларны Резеда Гыйләҗевадан да яхшы белүче юктыр. Чөнки нәкъ менә ул электр схемаларының эскизларын сыза. Технология буенча инженер Илһам Миңнемуллин, диспетчер Рамил Тимербаев, монтерлар Ранил Галимов, Фәнзил Гыйлымуллин һәм башка күп электрчыларыбызга ышаныч зур.
- Заманында республикада алдынгы урыннарда барган коллективыгыз хәзер дә сынат¬мый инде алайса. Ветераннарга лаеклы алмаш килгән.
- Әйе, ветераннарыбыз үзләренә әйбәт алмаш әзерләп калдырдылар. Шуңа күрә бездә 30 еллап эшләгән осталарыбызны - Мансур Фәсхетдинов, Маргарита Гыйматова, Асия Гыйбадуллина, Роза Хәлиуллина, Илфат Вәлишин, Фәрит Җиһаншин, Мөдәррис Гарифуллин, Рафа-элы Сабирҗанов һәм башкаларны зур хөрмәт белән сөйлибез. Өлкәннәр көне, һөнәри бәйрәмебездә дә читтә калдырмыйбыз үзләрен. Коллективның барлык хезмәткәрләре белән беррәттән, район электр челтәрендә эшләп киткән, бүгенге көндә исән-сау булган өлкән ветераннарыбызны да һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм. Гаилә бәхете, имин, сәламәт тормыш телим. Өйләребез гел якты, хезмәтебезгә гел рәхмәт әйтерлек булсын.
- Амин, шулай булсын!
Рәсемдә: оешмада әле яшь белгечләр булсалар да, инде эшкә өйрәнеп җиткән, үз эшләренең осталары электрчы-монтерлар Фәнзил Гыйльмуллин (сулда) һәм Ранил Галимов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250