Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Югалып калмадылар

Аны узган гасырның 1986нчы елыннан бирле беләм. Ул чагында «Сельхозэнерго» дип аталган предприятиене җитәкли иде. Башкарган эшләре шактый колачлы. Районның ул чактагы барлык колхоз-совхоз фермаларында, машина-трактор паркларында, предприятиеләрдә электр җиһазларын, нигездә, алар урнаштырды, төзек эшләүләрен тәэмин итеп торды. Һәм бу җаваплы вазыйфаны әйбәт башкардылар. Төрдәш предприятиеләр арасында республикада алдынгы булдылар.

Ул, җитәкче буларак, үзгәртеп корулар башлангач та югалып калмады. Колхоз-совхозлар үзгәреп, аларның предприятиесе хезмәтенә ихтыяҗ кимегәч, үзләрендә яңа әйберләр җитештерә башладылар. Алар эшләп саткан электр белән җылытыла торган плитәләрне районда гына түгел, аннан читтә дә әле дә кулланып киләләр. Берара түбә ябу өчен ком катыш пластмас черепицалар да җитештереп алдылар. Кыскасы, бу авыр чорны да таралмыйча, исән-сау үткәрделәр.
Һәм менә хәзер дә әйбәт кенә яшәп, эшләп киләләр. Эшчеләргә айдан-айга хезмәт хакы бирелә. Ә түләүләре ярыйсы. Кулларына 10 мең сумнан да ким алганнары юк. Электрчыларның еш кына ул 15 меңгә дә җитә.
Сүзем, чирек гасырдан артык шушы оешма белән җитәкчелек иткән, директоры Рәшит Тимербаев булган хәзерге «Сельэнергосервис» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте турында. Хәзер алар килешү нигезендә эшлиләр. Оешмалардан, предприятиеләрдән заказлар булып тора. Эшмәкәрләр дә мөрәҗәгать итә. Район хуҗалыкларына да чыгалар. Авыл урамнарын, җәмәгать урыннарын яктырту приборларын үзгәртәләр. Яңа төзелгән биналарда, йортларда электр-монтажлау эшләре башкаралар. Үзләрендә лаборатория бар. Электр үткәргечләренең, приборларының искереп тузмаганмы, куллануга яраклымы-юкмы икәнлеген тикшерәләр. Йортларга, биналарга электр керткәндә үткәргечләрне дә, приборларны да үзләре, сыналганын, тикшерелгәнен алып киләләр. Кагылмас борын ватыла, өзелә торган кытай «хәерчеләре» түгел. Җәмгыятьтә заказ буенча электр щитлары да ясыйлар. Мин килгәндә Рафаэль Саитбаталов белән Наил Гозәеров (рәсемдә) шул эш белән шөгыльләнәләр иде. Тырыш егетләр. Заказларны тел-теш тидермәслек, җәмгыять исеменә тап төшермәслек итеп башкаралар. Баганаларга яктырткычлар урнаштыру һәм аларны алыштыру, ремонтлау белән шөгыльләнүче аерым бригада бар. Бригадирлары Мәгъсүм Саитбаталов булган бу бригада эшенә дә «5»ле куярлык. Мәгъсүм үзе дә, электрчылар Сергей Весленёв, Рамис Хәбибуллин да эш тәртибен белеп, җелегенә төшеп башкара торган егетләр.
Кич сәгать 8ләрдә кайбер мәгълүматларны ачыклау өчен Рәшит Тимербаевның өенә шалтыраттым. Спортзалда диделәр. Атнага өч тапкыр кич балаларны бокс серләренә өйрәтә икән. Өч ел инде шулай, җәмәгать башлангычындагы тренер булып йөри. Балалар белән эшләп кайткач, бер сәгатьтән үзе шалтыратты. «Барлык энергетикларны, хезмәттәшләрне, бездә эшләп киткән ветераннарыбызны һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм. Барыбыз да яктыда яшик, сәламәт, бәхетле булыйк», диде ул саубуллашканда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250