Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Яңа ел белән

Яңа ел белән


Яусын әле күңел сафландырып
Шул кадәрле йомшак ак карлар.
Һәркем бүген балачакка кайтып
Шатлык мизгелләрен бер барлар.

Ул елларда татлы куанычлар,
Елка белән бергә тугандыр.
Үзебез ясап элгән уенчыктан
Яшел чыршы балкып торгандыр.

Баш түбәсе күккә тия иде,
Өч-дүрт конфет әгәр эләксә.
Җырлап-биеп күңел ачтык шулай,
Тау күчердек, илгә кирәксә.

Сагыну хисе белән әсир иткән
Татлы кичерешне яңартып,
Кайтыр идек тагын шул чорларга,
Мамык кышның назын яратып.

Бүген әнә, әкият дөньясыдай
Елка муллык белән бизәлә.
Бик бәхетле заман балалары,
Зур бүләккә хәтта түзә ала.

Өлкәннәр дә эзли зур могҗиза
Яңа елның тәүге таңыннан.
Һәркемгә дә кадер-хөрмәт килсен,
Ризык өзелмәсен табыннан.

Һәр туган көн шатлык-муллык белән,
Тынычлыгы белән яралсын.
Күңеле китек, булган кешеләр дә,
Яңа елдан бәхет табалсын.

Һәркайсыбыз өмет белән яши,
Тормыш якты, матур булыр дип.
Рух ныклыгы белән зур тырышлык
Бүләк итәр саулык, игелек.
Бөтен яктан уңышлы ел килсен,
Юлыбызга нурлар сибелсен - Амин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250