Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

АК КАНАТ ИҢНӘРДӘ

25нче май - «Соңгы кыңгырау» бәйрәме. Шатлыклы да, моңсу да бәйрәм. Уку елы әле генә башланган кебек, инде тәмам да. Күз ачып йомганчы үткән дә киткән. Ә шул вакыт эчендә күпме шатлыклы мизгелләр кичерелгән, зур җиңүләр яуланган, уңышсызлыклардан кәефләр төшеп, кабат җиңү хисе белән янылган... Кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар! Сезне...

Аларның үз фикере
Иртәгә һәр белем йортында «Соңгы кыңгырау» бәйрәме узачак. Алда чыгарылыш сыйныф укучыларын дәүләт имтиханнарын уңышлы гына тапшырып, үзләре теләгән уку йортына керү сынавы көтә.
Мәктәпне тәмамлаучылар ниндиерәк һөнәрләргә өстенлек биргән соң? Мәгариф идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча быел 111 укучы җәмгыять белеменнән дәүләт имтиханы тапшырачак. Бу исә күпчелек бала бухгалтер, экономист, юрист һөнәрен сайлый дигән сүз. Биологияне - 94, физиканы 75 укучы сайлаган. Чыгарылыш сыйныф укучылары һөнәр сайлау буенча үзләре ниндиерәк фикердә? Сүзне аларга бирик.
РАУШАН ГЫЙЛӘҖЕТДИНОВ, Куныр урта мәктәбе:
- Мин киләчәктә үземне программист итеп күрәм. Шуңа да Казан Федераль университеты яки Казан авиация институтына укырга керергә телим. Ни өчен нәкъ менә программист белгечлеге дигәндә беренчедән бу һөнәр дәрәжәле, икенчедән бу өлкә миңа бик якын.
ЛӘЙСӘН ЗАКИРОВА, Нөнәгәр урта мәктәбе:
- Мин Казан медицина көллиятенә укырга керергә телим. Максатым фельдшер-акушерлык белгечлеге буенча эшләү. Кешеләргә ярдәм итү, авыр чакта булышу теләге белән янып яшим. Шуңа күрә үземне медицина өлкәсенә багышлыйсым килә.
РОЗАЛИНА ШӘРИПОВА, Карадуган урта мәктәбе:
- Өлкәннәрдән еш кына яратып башкарган хезмәтең, шатланып кайтыр гаиләң, өең булса дигән сүзләр ишетергә туры килә. Яраткан хезмәт ул минемчә, иң беренче чиратта үзеңнең эшеңнән канәгатьлек хисе алу. Ә бу исә үзең теләгән һөнәр буенча эшләгәндә генә була.
Мин киләчәктә юрист булырга телим. Югары белем алгач, юрист булып эшләү иң зур хыялым.
ЛӘЙСӘН ИБРАҺИМОВА, Балтач урта мәктәбе:
- Безнең алда кеше тормышында мөһим булган этапларның берсе. Һөнәр сайлау - кием сайлау гына түгел. Бүген ошый, ә иртәгә ошамый, дип тиз генә алыштырып булмый. Озак уйлангач, якыннарым белән киңәшләшкәч, мин «Бухгалтер исәп. Аудит» белгечлеге буенча укырга керергә булдым. Чөнки әлеге белгечлек миңа иң якыны. Шуңа да киләчәктә яраткан, үз иткән, ә иң мөһиме теләп эшләр эшем булыр дип ышанам.
Йолдызлар балкый
Балтач мәктәбе һәр елны «Соңгы кыңгырау» бәйрәме алдыннан талантлы, сәләтле балаларны барлап, зур бәйрәм үткәрә. Быелгы бәйрәм дә матур мизгелләргә бай булды.
- «Йолдызлар парады»нда быел соңгы тапкыр катнашуыбыз. Күңелгә аеруча якын бу бәйрәмне мәктәпне тәмамлагач сагынып искә еш алырбыз әле. Чөнки тырышып укырга, авырлыкларны җиңәргә, уңышсызлыкларга юл куймас өчен зур стимулга әверелгән бу чараны оныту һич мөмкин булмаячак, - дип үз фикерләрен ирештерде мәктәпнең актив укучысы Ринат Нуриев «Йолдызлар парады» алдыннан. Ел дәвамында ирешелгән уңышларына бергәләп сөенер өчен бәйрәмгә әти-әниләр дә чакырулы иде. Нинди сөенеч бит, газизеңнең уңышы, аның адресына укытучылар тарафыннан җылы сүзләр әйтелүе. Бу көнне сәхнә түрендә уку алдынгылары, олимпиада һәм конференциядә җиңү яулаучылар, спорт сөюче укучылар иң якты йолдыз булып балкыды. Ә алар хөрмәтенә мәктәпнең оста биючеләре, нәфис сүз осталары, талантлы җырчылары зур концерт тәкъдим итте. Укытучылар исә иң изге теләкләрен ирештерде. Горурлык-шатлык хисе белән типте йөрәкләр. Укучыларның зур җиңүләре, ә укытучы һәм әти-әниләрнең сәләтле, талантлы балалар үстерүе, тәрбияләве өчен чиксез горурлануы иде бу.
Рәсемдә: «ВЭГА» бию коллективы мәктәп йолдызлары хөрмәтенә иң матур биюләрен тәкъдим итте.
Гөлзидә ИЛДАРОВА
Соңгы кыңгырау, соңгы дәрес
2012-2013нче уку елы тәмамланырга да санаулы гына көннәр калды. Иртәгә мәктәпләрдә тантаналы рәвештә «Соңгы кыңгырау» бәйрәме узачак. Быел 9нчы сыйныфны - 396, ә 11нче сыйныфны 350 егет-кыз тәмамлый (шуның 18е - алтын, 12се көмеш медальгә дәгъва кыла). Бу уку елында мәгариф учреждениеләрендә барлыгы 4204 укучы белем алды, 1808 бала ясле-бакчаларда тәрбияләнде. Аларга 974 педагогик хезмәткәр белем һәм тәрбия бирде.
Укытучым!
Укытучым! Шушы сүзне һәрчак
Күңелемдә саклап йөртәмен.
Укучылар өчен генә диеп,
Тибә синең ярсу йөрәгең.
Укытучым! Бәйрәм белән котлап,
Бирәм сиңа исле гөлләрнең
Иң матурын һәм дә гүзәлләрен,
Җәйге таңдай үтсен көннәрең.
Укытучым! Йөрәгеңә синең
Китерсәк без, әгәр авырлык.
Гафу итче безне, укытучым,
Ходай бирсен сиңа сабырлык.
Гөлзилә Гафурова, Салавыч авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250