Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Автотранспортчылар көне белән

Алтын көзнең тагын бер мәле янә бәйрәм алып килде. Ул автотранспортчылар көне.

Хөрмәтле шоферлар!
Сезне район җитәкчелеге, шәхсән үз исемемнән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм. Безнең җирлектә шофер һөнәре аеруча әһәмиятле урын алып тора. Чөнки районыбызның икътисадым тотрыклылыгы, алай гына да түгел, аның үсешкә йөз тотуы нәкъ менә әлеге һөнәр ияләренең намуслы эшчәнлекләреннән гыйбарәт. Кайсы гына җитештерү тармагын алсак та, һәммәсендә дә алыштыргысыз шофер хезмәтенә таянабыз.

Кадерле иптәшләр!
Сез табыннарыбызны баетучылар да, тормыш-көнкүрешебезнең бөтенлеген тәэмин итүчеләр дә, көндәлек ихтыяҗларыбызны кайгыртып торучылар да. Эшегезгә карата булган җаваплы карашыгыз, җитезлегегез, төгәллегегез, фидакарьлегегез белән районыбызның социаль-икътисадый халәтен тулыландырып торучылар да сез дип бәялибез.

Хөрмәтле автотранспортчыларыбыз! Йөргән юлларыгызга гел бәхетләр генә явып торсын.
Хезмәтегездә һәрчак уңышлар гына елмайсын. Гаиләгезгә һәм үзегезгә исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, имин, хәвеф-хәтәрсез юллар телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250