Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Балтачта «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе старт алды

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе 5 августтан старт алды һәм 20 августка кадәр дәвам ителәчәк.

Быел 1 сентябрьдә районыбызда 377 бала беренче сыйныфка барачак, һәм әти-әниләребезнең кеременә карамастан, мәктәпкә бәхетле, күркәм киенгән, матур сумкалы, тулысынча мәгариф органнары таләпләре нигезендә комплектланган булсыннар иде. Кызганычка каршы, һәр ата-ана үз баласын мәктәпкә лаеклы рәвештә җыя алмый.

Район халкын, предприятие җитәкчеләрен, профсоюз оешмаларын "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясендә актив катнашырга чакырабыз.

Акциянең төп максаты-җәмгыятьтә һәм шулай ук Луганск Халык Республикасында авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә уңай, толерант мөнәсәбәт булдыру һәм ярдәм күрсәтү.

 

Канцелярия товарлары, дәфтәрләр, хезмәт һәм рәсем сәнгате дәресләре өчен җыелмалар, портфельләр һәм башка мәктәп кирәк-яраклары рәвешендә ярдәм кабул ителә. Белешмәләр өчен телефон: 2-52-38.

Чыганак
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев