Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бер көндә ике ФАП

Яңа Салавычта бәйрәм бүген. Шимбә көнне район башлыгы Рамил Нотфуллин шушы авылга килде.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров та, аның урынбасары Вакыйф Зәкиев та, районның баш табибы Газинур Дәүлиев та биредә яңа салавычлылар белән бер булып, аларның шатлыгын уртаклаштылар, авылга ямь биреп утырган яңа фельдшер-акушерлык пункты (алга таба кыскартып ФАП дип язармын. Х.Н.) халыкка гел игелекле хезмәт күрсәтсен, бирегә һәркем - яше-карты, бала-чагасы теләп йөрсен, рәхәтләнеп файдалансын дип теләкләр теләделәр.

Ә ФАПта чыннан да авыл халкына медицина хезмәте күрсәтү өчен күп төрле уңайлыклар тудырылган. Әлеге бәйрәм буласы көн алдыннан гына монда яңа салавычлыларның участок табибәсе Ләйсән Трофимова булып, теләге булган бөтен кешене кабул иткән, кайберләренең чирләрен ачыклап, диагнозлар куйган, дәвалану өчен рецептлар язган иде.

- Авыруларны кабул итү өчен бүлмәләр иркен, беренчел тикшерү өчен кирәкле аппаратлар да бар. Эшләү өчен уңай, - дип ФАПтан канәгать калуын белдергән. Аның фикерен 20 елдан артык эш стажы булган авыл шәфкать туташы Раушания Минһаҗева да җөпли.
- Кая, табибәбезгә күренеп чыгыйк әле (авылда Раушанияне «безнең бырач» дип йөриләр. Х.Н.), фотога да төшереп алырсың дип, Зоя Саттарова белән Дания Гыйлемҗанова без киткәнче үк кан басымнарын үлчәтеп алдылар.

Районнан килгән хуҗалар тантанада чыгыш ясаганда ФАП төзелеше вакытында җирле үзидарә җитәкчесе Рафис Насыйбуллинның әлеге төзелеш өчен бик тырышып йөрүен ассызыклаган иделәр. Ә Рафис үз чиратында төзелешнең барышын, андагы җиһазларны урнаштыруны даими контрольдә тоткан, кайгыртып торган үзәк шифаханә җитәкчеләренә хөрмәтен белдерә.

Калкулыктагы бинага менү өчен матур, уңайлы баскыч ясаган, территорияне пөхтә итеп коймалап алган, бинаны җылыткан, су керткән «Стройметиз» эшчеләренә, канализация чыгарган «Юмарт» ширкәте осталарына рәхмәт әйтә. Пенсиядәге укытучы Рауза Зиннәтуллина барлык авыл халкы исеменнән сөйләп, әлеге ФАПка бик сөенүләрен һәм үзләренә шундый игелек күрсәткәннәре өчен барысына да зур рәхмәт белдерде, авылда балалар арта, башлангыч мәктәп тә ачасы иде диде.
Яңа Салавычтагы ФАП ишегенә куелган тасманы кискәч, район җитәкчеләре Сизнерга килде. Монда да шундый ук ФАП төзелгән, шундый ук тасманы кистеләр. Авыл шәфкать туташы Гөлсинә Хәбибрахманова кешеләрне шушындый уңайлы, якты бинада кабул итә алуына зур шатлыгын белдерә. Сизнерда да авыл халкы исеменнән сүз алып, авылның мәртәбәле кешесе, пенсиядәге укытучы сөйләде. Таисия Семенова күңелгә ятышлы рәхмәтләрдән соң, авыл юлларын да рәтләтсәгез без тагын да шат булыр идек диде. Баш табиб Газинур Дәүләтшин яңа ФАПта эшләү өчен кешесе дә үз авылыгыздан кирәк дип бик дөрес әйтте. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында мөрәҗәгать итү өчен авылда табиб булыр иде. Тантанада бу ФАПны киртәләп алуда, газлы, сулы итүдә зур хезмәт куйган Чепьядагы Солтан Әшрә-пов җитәкләгән ПМК эшчеләренә олы хөрмәт белдерде. Электрга ике ФАПта да Рәшит Тимербаев электрчылары тоташтырган.

Сизнерда тантанага клуб мөдире Таисия Маркова тырышлыгы белән аеруча зурлап күп концерт номерлары белән әзерләнгәннәр. Авылның Чепья урта мәктәбенең югары сыйныфларында укучы балалары удмурт халкының милли киемнәрендә килеп, матур концерт номерлары күрсәттеләр.

Яңа Салавыч ФАПы шәфкать туташы Раушания Минһаҗева яңа бинада эшләү рәхәт ди.

Район башлыгы Рамил Нотфуллин белән башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров Сизнер ФАПы ишеген ачалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250