Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Без утырткан чыршылар

Казан каласында шәһәр мэры башлангычындагы «Яшел рекорд» проектын хуплап, хезмәт коллективлары күмәкләшеп агач утыртты.

Безнең «Татмедиа» җәмгыяте җитәкчелеге дә әлеге эшкә бик теләп алынды, район редакцияләренә дә табигатьне яшелләндерергә кушып, әмер бирде. Октябрь аенда без - «Хезмәт»леләр дә Сабантуй мәйданының язын өмә үткәреп җыештыра торган «үз урыныбыз»га 60лап чыршы үсентеләре утыртып куйдык. Урманчылар да, экологлар да әлеге эшебезне хуплады, утыртыгыз гына, дип, күп итеп үсенте дә бирделәр. Инде ул үсентеләр үсеп китеп, без утырткан чыршылар дип Сабантуйларында куанып карап йөрергә язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250