Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бәйрәмегез белән!

Хөрмәтле җирле үзидарә хезмәткәрләре! Рәсәй Президенты Указы белән 21нче апрель җирле үзидарәләр көне дип игълан ителү сезнең хезмәткә үзе бер хөрмәт һәм зур игътибар күрсәтү булып тора.

2006нчы елдан муниципаль район булып үзгәргәч, җирле үзидарә органнары эшчәнлеге яңача юнәлеш алды. Җирле сайлаулар аша муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле һәм башкарма органнары билгеләнеп, җирле әһәмияттә булган мәсьәләләрне хәл итүнең закончалыгы һәм хокукый нигезе барлыкка килде. Шуның белән беррәттән җаваплылык һәм таләпчәнлек тагын да артты. Җирле үзидарә башлыкларының, белгечләренең бу үзгәрешләргә җаваплы каравы мәсьәләгә тиз арада төшенергә, эшне җайга салырга, эшчәнлекнең дөрес юнәлеш алуына ныклы җирлек булды. Сез, заманнан калышмыйча, информацион технологияләргә күчүдә дә зур активлык күрсәтәсез. Авыл җирлекләренең башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары (элеккеге секретарьлар) районда булган барлык оешмалар белән электрон элемтәдә торалар. Ведомствоара хезмәт күрсәтүнең яңа заманча мәгълүмати технологияләре белән эшләүгә тиз өйрәнеп, «Электрон хөкүмәт» программасында да актив катнашасыз. Бүгенге җәмгыятьтә сезнең хезмәткә ихтыяҗ тумаган бер генә көн дә, сезгә мөрәҗәгать итмәгән бер генә коллектив та юк. Сез аларның, аерым гражданнарның һәр соравына игътибарлы булып, мәсьәләне тиз һәм уңай хәл итү өчен бөтен белемегезне, осталыгыгызны, көчегезне куясыз. Сезнең кебек энергияле, киң эрудицияле һәм таләпчән хезмәткәрләр белән районның бик күп проблемаларын хәл итеп булуына тирән ышанам. Хөрмәтле җирле үзидарә хезмәткәрләре! Сезнең барыгызны да һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм. Эшегездә зур уңышлар, гаилә бәхете телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250