Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бәйрәмнәр тыныч үтсен өчен

Яңа ел бәйрәмнәре якынлаша, оешма-предприятие, учреждениеләр үткән елга нәтиҗә ясыйлар, төрле бәйрәм чаралары оештыралар. Әлеге күңел ачу чараларына балалар бакчасы, мәктәп балалары, яшьләр дә килә. Нәкъ менә шушы чорда янгын килеп чыгу ихтималы кисәк кенә арта. Шуңа да янгын сакчыллыгы көчәйтелгән режимга күчерелә. Алда көткән бәйрәмнәрнең ямен җибәрмәс өчен җитәкчеләрнең...


СЕЗГӘ:
- һәрбер бәйрәмгә җитди карарга;
- чараларны уздыруда җаваплы кешеләр билгеләргә;
- янгын куркынычсызлыгы турында инструктажлар үткәрергә;
- электр җиһазларының, җылыту җайланмаларының, автоматик системаларының төзеклеген тикшерергә;
- салют, фейерверк һәм башкаларны инструкция, янгын куркынычсызлыгы сертификаты буенча кулланырга;
- янгын сүндерү машиналарын әзерләп куярга;
- авылларга һәм авыл хуҗалыгы объектларына бара торган юлларны кардан чистарттырырга;
- янгын сүндерү техникасы су алырлык җирләр булдырырга;
- машина-трактор паркларында, фермаларда электр җиһазларына, җылыту җайланмаларына профилактик күзәтү, кирәк очракта ремонт ясарга;
- белгечләр арасыннан җаваплы кешеләр сайлап, өстәмә кизү (дежурство) булдыру зарур.

РАЙОНДАШЛАРГА!
- хуҗалыкта ватык электр җиһазларын, җылыту җайланмаларын кулланмаска;
- янып утырган мичләрне, электрга тоташтырган җиһазларны күзәтүсез калдырырга ярамый!

Дәүләт янгын күзәтчелеге бүлеге райондашларны Яңа ел бәйрәмнәре белән тәбрик итә. Бәйрәмнәрегез хәвеф-хәтәрсез үтүен тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250