Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чиреге «Яңгул»лылар

Әлеге дә баягы газетабызда бирелгән исемлектәге 94 сыер савучының 21е - 23 процент «Яңа тормыш» хуҗалыгыннан.

Бу аңлашыла да: җәмгыятьтә кышлатуга кергәч тә сөтне әйбәт җитештерәләр. Декабрьгә кергәч көн саен 8 тоннага якын сөт саттылар. Ә яңа елга чыккач тагын да күбрәк сата башладылар. Сөтнең сыйфаты да яхшы, майлылыгы да югары - 4,2 процент. Сүрия Фазылҗанова, Рәмзия Әхмәдуллина, Гөлсу Баһаветдинова, Тәнзилә Ганиева, Фәридә Хөснетдинова, гомумән, сыер савучыларның һәркайсы хезмәтләрен җиренә җиткереп башкаралар, сыерларның продуктлылыкларын арттыру өчен зур тырышлык куялар. Эшенә күрә хакын да әйбәт алалар, акча айга ун мең сумнан да ким чыкмый, аеруча яхшы нәтиҗәләр өчен кызыксындыру чаралары да бар.
Рәсемдә: җәмгыятьнең алдынгы сыер савучысы Гөлсу Баһаветдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250