Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Дәрестән соң... мәктәп

Мәгариф хезмәткәрләренең быелгы август киңәшмәсе зур оешканлык белән үтте.

Хәзерге буын үзгәрешләр чорында гомер кичерә. Шуңа да мәгариф системасы да бу яңалыклардан читтә кала алмый. «Мәктәп дәрестән соң» проекты исә моңа ачык мисал булып тора. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Гөлнара Зәкәрия кызы Габдрахманованың доклады да шушы темага багышланган иде. Идарә җитәкчесе 2011-2012нче уку елына, БДИ нәтиҗәләренә бәя биреп, мәгарифтәге уңышлар хакында да бәян итте. Заманча «Мәктәп дәрестән соң» проекты кысаларында муниципаль мәгариф системасының торышы белән якыннан таныштырды. ФГТ, ФГОС һәм «Киләчәк» программасы буенча да фикерләр әйтелде. «Дәресләрдән соң мәктәптә тынлык хөкем сөрергә тиеш түгел», дигән фикерне алга сөрде Гөлнара Зәкәриевна. «Инновацион үсешнең төп фигурасы булып кеше шәхесе тора. Белем бирүне кешенең белем алу мөмкинчелеген киңәйтүгә таянып оештырырга кирәк. Белем системасы төзүнең алгы ноктасы исә педагог профессиясенә позитив караш тәрбияләү», диде ул.
Пленар утырышта шулай ук «Федераль дәүләт таләпләре шартларында мәктәпкәчә тәрбия үсешенең хәзерге заман тенденцияләре», «Белем бирү учреждениеләрендә яңа базис укыту планын тормышка ашыруда өстәмә белем бирү учреждениеләрен эффектлы файдалану», «Электрон белем бирү аша белем сыйфатын күтәрү», «ТР өчен инглиз теле проекты», «Укучыларның сәламәтлек дәрәҗәсенә уку елы дәверендә системалы күзәтчелек итү» дигән мәсьәләләр дә каралды.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү һәм мәктәпкәчә учреждениеләрдә белем бирү сыйфатын контроль бүлегенең әйдәп баручы консультанты Әлфия Гафиятулла кызы Әхәтова район мәгариф идарәсенең эшчәнлегенә югары бәя биреп, конференция барышыннан канәгать булуын белдерде. «Бүген мине иң гаҗәпләндергәне, мөгаен, мәдәният үзәге мәйданчыгында каршы алган түгәрәкләр эшчәнлеге, күргәзмәләр, мәктәп тормышын чагылдырган стендлар булгандыр. Республика күләмендә тәкъдим итәрлек эшләрегезне күреп сөендем. Ә менә муниципаль район башлыгы Марат Хәй улы Зарипов үз чыгышын укучыларның безнең киләчәк булуына басым ясаудан башлады. Шуның өчен дә аларны тәрбияләүче укытучының тормышта роле зур булуын билгеләде.
Мониторинг күрсәткечләре буенча Норма урта мәктәбе, Көшкәтбаш башлангыч мәктәбе, Әтнә башлангыч мәктәп-балалар бакчасы комплексы һәм бистәбезнең икенче номерлы балалар бакчасы коллективлары иң-иңнәр булып танылып, акчалата сертификат белән бүләкләнде. Лаеклы ялга китүче мөгаллимнәрне тәбрикләү һәм алар урынына алмаш кабул итү дә конференциянең гүзәл мизгеле буларак һәр катнашкан мәгариф хезмәткәре күңелендә аерым урын алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250