Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Эшләре дә эшләре...

Көне буе урам буйлап «охрана» дигән машиналарның тегендә-монда «тыз-быз» килеп чабып йөрүенә күпләрегез игътибар итәдер. Билгеле, кайберәүләр моны аңлап та бетермиләрдер. Ә менә ныклап уйлап карасаң, бу машинада утырып йөрүче егетләрнең җилкәсендә күпме санап бетермәслек эшләр.

Тәүлек буена алар районыбызның кайсы гына авылына барып чыкмыйлар да, кайда гына булырга өлгермиләр. Кайда гына очратмыйсың аларны... Мәктәпләрдә, мәдәният учакла¬рында, спорт корылмаларында, күпкатлы йортларда, подъездларда, кибетләрдә, гаражларда, фермаларда, хәтта хуҗалык басуларында. Юлларда авыр хәлләргә юлыгучыларның да зур ярдәмчеләре алар. Иң беренчеләрдән булып килеп җитәләр. Сүзнең кемнәр турында барганың аңлагансыздыр инде, Балтач районы сакчылык бүлеге егетләре хакында.
Җитәкчеләре дә һәрберебезгә таныш, абруйлы шәхес. Татар көрәше буенча Татарстанның атказанган спорт остасы, герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә оештырылучы ярышларның тугыз мәртәбә җиңүчесе, билбау көрәше буенча дөнья чемпионы, район Сабантуйларының баш батыры, районның мактаулы гражданы, полиция подполковнигы - Айдар Хәйретдинов. Быел юбилей еллары да икән, шул уңайдан әйтер сүзе дә бар. Сүзне Айдар Фоатовичның үзенә бирик:
- Быел Татарстанда сак бүлеге хезмәте оешуга 60 ел тулды. Иң беренче чиратта, юбилей уңаеннан, хезмәттәшләремне чын күңелдән бәйрәмебез белән котлыйм. Авыр, катлаулы эшләрендә уңышлар, гаиләләренә тынычлык, сабырлык телим. Бәйрәмебезне дә «Балтач» универсаль спорт залында волейбол уеннары белән башлап җибәрдек. Ә хезмәтебезгә килгәндә, ул чыннан да авыр, күпкырлы. Районыбызда шәхси мөлкәтне саклау, алар белән бәйле җинаятьләрне кисәтү, аларны булдырмау - барысы да безнең өстә. Аның өстенә күпкатлы йортларга кодлы йозаклар, аудио-видеомофоннар, сак сигнализацияләре урнашты¬ру һәм террорчылыкка каршы көрәшне ныгыту буенча системалы эш алып барабыз. Бүгенге көндә сак бүлеге килешү нигезендә 4 фатирны саклый, 211 объект пультка тоташтырылган, 124 объектта полицияне ашыгыч чакыру кнопкалары, 2 объектта полиция постлары урнаштырылган. Шулай ук үзәкләштерелгән пультка тоташтыру мөмкинлеге булмаган объектлар¬га автоном сак сигнализациясе кертү өстендә эшлибез. Һәрдаим күпкатлы йортлар, фатир, подъезд, подвал, чорма ишекләренең техник ныгытмаларын җентекләп тикшереп торабыз, булган кимчелекләрне бетерүне нык контрольдә тотабыз. Авыл җирлекләре башлыклары белән тыгыз элемтә булдырдык. Бүгенге көндә бүлектә 30 кеше хезмәт куя. Аларның күбесе яшьләр. Матур эшлибез, эшләгәнебезне матур итеп бәялиләр дә. Өлкән сержант Раниф Галимбәков, өлкән лейтенант Марсель Мәхмүтовларның хезмәте республика, Ришат Ганиев, Рөстәм Шәймәрданов, Вячеслав Григорьев, Алмаз Сибгатуллин, Рәйхан Хафизов, Рәйхан Хәйретдинов, Владимир Тургузев, Илгиз Әхмәтҗановларның хезмәте район җитәкчелеге тарафыннан югары бәяләнде. Эшләп кенә калмыйбыз, укыйбыз да. Үзебездә атнага бер тапкыр һөнәри хәзерлек буенча укулар оештырабыз, шул ук көнне физик күнегүләр буенча сынау алабыз. Айга ике тапкыр пистолеттан һәм автоматтан ату оештырабыз. Даими шөгыльләнү нәтиҗәсендә спорт ярышларында да сынатмыйбыз, гел алдынгы урыннарда барабыз.
Рәсемдә: полиция шоферы, өлкән сержант Рәйхан Зәйнәгытдин улы Хәйретдинов һәм шулай ук полициянең өлкән сержанты Рифат Рәфыйк улы Хәбибуллин секундлар эчендә хәбәр булган урынга чыгарга әзер торалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250