Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Эшләре сөенерлек

Төзелеш эшләренә күпме кешенең хезмәте кергәнен гади кеше бәлки күзаллап та бетермидер, ләкин шунысы хак, хезмәт куючылар көн дими, төн дими, бернинди һава торышына карамый тир түгә.

Болар барысы да район халкының мәнфәгатьләрен кайгыртып эшләнә. 2013нче елда районыбыз күләмендә төзелеш өлкәсендә нинди эшләр башкарылганын белер өчен район төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе Илфат Сәгъдиев белән әңгәмә кордык.
- Илфат Нуруллович, узган елны иң зур төзелеш эшләре дип кайсыларын ассызыклап үтә аласыз?
- Иң зур эшләр булып Әтнә авылында төзелгән күпфункцияле комплекс, Яңгул - Иске Көшкәт күпере ачылу, «МДСУ-1» оешмасы тарафыннан шушы ук юлга һәм Балтач, Смәел, Субаш авылы урамнарына асфальт түшәү, Балтач, Кенәбаш, Чепья, Түнтәр мәктәпләренә 50 миллионнан артык суммага капиталь ремонт ясау, Пүскән, Сизнер, Яңа Салавычта яңа фельдшер-акушерлык пунктларының ачылуы, Көшкәтбаш авылында элеккеге кибетне балалар бакчасы итеп үзгәртеп, файдалануга тапшыру тора.
- Күпфатирлы йортларда капиталь ремонт эшләре ел саен дәвам итә. 2013нче елда кайсы йор¬тларга бәхет тәтеде һәм быел бу юнәлештә нинди эшләр башкарылачак?
-Узган ел Кариле авылы Заһидуллин урамында урнашкан 10нчы йортка һәм Балтач бистәсе Төзүчеләр урамы 9нчы йортка «Юмарт» оешмасы капиталь ремонт ясады. 2014нче елда исә күпфатирлы алты йортның түбәсе ябылыр дип планлаштырыла, бу да капиталь ремонт программасы буенча эшләнәчәк.
- Бөек Ватан сугышы ветераннарына төзелә торган өйләр белән эшләр ничегрәк бара?
- 2013нче елда 17 ветеранга йорт төзергә субсидия килде һәм шуның 15е өй салырга теләк белдер¬де. Аларда «Стройремтех», «Стройсервис», «Стройсервис (СХТ)», «Водстрой», «Юмарт», ПМК-5 «Тат-газсельстрой» җәмгыятьләренең хезмәте зурдан булды. Быелга 11 ветеранга йорт салырга субси¬дия бирелде һәм әлегә сигезен төзергә килешү төзелде.
- Илфат Нуруллович, «Чиста су» программасы нигезендә нинди эшләр башкарылды?
- Авылларны су белән тәэмин итү юнәлешендә «Строй-Метиз» һәм «Мелиоратор» оешмалары актив эш алып барды. Әлеге программа нигезендә Балтач, Чепья, Смәел, Ор авылларында су белән тәэмин итү буенча эшләр башкарылды. Әмма әлеге эшләрнең күләме без көткәнчә үк булмады. Шулай ук районыбызда яңа урамнарга газ кертү буенча да башкарыласы эшләребез күп әле.
- Янгыннан зыян күргән кешеләргә район тарафыннан ярдәм күрсәтелеп тора. 2013нче елда «кызыл әтәч», мәсәлән, Алан авылында берничә гаиләне түбәсез калдырды.
- Әйе, мондый сынауларны үткән кешеләргә ярдәм кулы сузылмыйча калмый. Мисал өчен, «Строй-Метиз» җәмгыяте Биктәш һәм Аланда берәр йорт җиткезде. Аландагы калган өйләрне «Юмарт» һәм «Водстрой» оешмалары төзеде.
- Бүгенге көндә башланган һәм әлегә тапшырылмаган нинди объектлар бар?
- Таузарда һәм Түбән Кенә авылларында күпфункцияле комплекслар төзелә. Таузарныкы үз эченә ФАП, балалар бакчасы, мәктәп, клуб, китапханәне алса, Түбән Кенәдә болар арасыннан ФАП, клуб һәм китапханә генә булачак. Программа нигезендә район ветеринария берләшмәсендә «Стройсервис» 3 миллион сумлык капиталь ремонт эше башкарды. Дүрт авыл җирлегендә, ягъни Шубан, Карадуган, Смәел, Пыжмарада «Мелиоратор» җәмгыяте тарафыннан үләт базлары зурайтышу буенча капиталь ремонт эшләнде. Шулай ук инвентарь куяр өчен яңа биналар төзелде. «Строй-Метиз» оешмасының эшчәнлегенә яңадан өстәп шуны әйтәсе килә, узган ел алар 9 күпфатирлы йорттагы 221 фатирга инди¬видуаль җылылык приборлары урнаштырды. «Стройсервис» оешмасы Яңгул амбулаториясендә ка¬питаль ремонт эшләре башкарды, «Юмарт» оешмасы 2012-2013нче елларда авылларда урнашкан 20 ФАПка ремонт эшләде.
- Быел башкарыласы эшләрне дә атап үтсәгез иде.
- 2014нче елга куелган максатлар да күп: гимназия микрорайонында 120 балага исәпләнгән балалар бакчасы һәм Балтачның Каенлык ягында бассейн төзү өчен проект-смета документациясен әзерләү бара, Норма авылы поликлиникасына капиталь ремонт ясау, Субаш һәм Тагашур авылларында ФАП булдыру, «Водстрой» җәмгыяте тарафыннан район хастаханәсенең хирургия бүлегенә капиталь ре¬монт ясау, «Чиста су» программасы нигезендә авылларны су белән тәэмин итү. Авылларыбыз урамна¬рын норматив хәлгә китерү, ягъни таш яки асфальт җәю буенча да 2013нче ел белән чагыштырганнан ким булмаган эш башкарылыр дип уйлыйбыз. Төзелеш оешмасы җитәкчеләре өчен иң зур проблема, әлбәттә, эш табып, оешманы, коллективны саклап калу. Шуңа күрә 2014нче елда эшчеләр һәм оешмалар саны кимемәс, узган елдан да ким булмаган күләмдә эшләр башкарып булыр дигән өметтә калам.
- Илфат Нуруллович, әңгәмәгез өчен зур рәхмәт.
Рәсемдә: бөтен Көшкәтбаш халкы көтеп алган балалар бакчасына сабыйлар бик шатланып йөри.
Әңгәмәдәш - Зәлия ХӘСӘНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250