Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Гомер ике бирелми

Күптән түгел Иске Көшкәт авылында яшәүче Фекла Николаевна Таталова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны котларга район һәм җирле җитәкчеләр белән Фекла апа эшләгән мәктәп коллективларыннан да вәкилләр килгән иде.

Кайбер өлкәннәребез «Ветераннарның торак шартларын яхшырту» программасы кысаларында төзелгән йортларда өй туйлары гөрләтсә, берәүләр 90, 95, 100 яшьлек юбилейларын билгеләп үтә. Күптән түгел Фекла Таталова да 95 яшен тутырды. Фекла апа үзен юбилей белән тәбрикләргә килүчеләрне «Бигрәк картайдым шул, әмма тормыш ике бирелми, аны матур итеп яшәргә кирәк», дип каршы алды. Тормышның ачысын-төчесен күреп тә оптимист рухлы булып калган Фекла апа олы яшьтә булуына карамастан, Рәсәй Президенты юллаган котлау открыткасын күзлексез бер сулышта укып чыгуы белән юбилейга дип килгән кунакларны тәмам телсез калдырды.
Арча педучилищесында башлангыч класс укытучысы һөнәрен үзләштергән Фекла юллама буенча Кукмарага җибәрелә. Әмма биредәге удмуртларның диалектларын ишетү белән кыз туган авылына кайтырга була. Чөнки биредәге мохит үзенә тартмый аны. Иске Көшкәт Фекланы биш куллап каршы ала. Шулай итеп 1936нчы елда Фекла Николаевна туган авылы мәктәбендә укыта башлый. Мәктәп эше белән бергә колхоз кырларында эшләгән чаклары әле дә булса төшләренә кереп йөдәтә юбилярны. - 37 градус эсседә Тагашур басуында ашлык суккан вакытларны искә төшерүе дә бик авыр. Болар-ның берсен дә яшь буынга күрергә язмасын. Безнең чор кешеләре күпне күрде. Шуңа да өлкәннәрне хөрмәт итегез, якты йөзегезне, тәмле телегезне жәлләмәгез, - ди Фекла Таталова. Әлеге чарада район һәм җирле җитәкчеләр белән бергә Фекла апа хезмәт куйган Иске Көшкәт, Урта Көшкәт мәктәпләреннән дә вәкилләр катнашты. Үз ветераннарын шулай хөрмәтләүләре һичшиксез мактауга лаек. Бу көнне Фекла Николаевна тәбрикләү сүзләрен дә, бәйрәм бүләкләрен дә мулдан кабул итте. Соңыннан исә 100 яшьлек юбилейда очрашырга сүз куешкан кунакларны зур рәхмәтләр әйтеп озатып калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев