Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хөрмәтле хатын-кызларыбыз! Кадерле әниләр!

Сезне язның тәүге бәйрәме - 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән тәбрик итәм!

Җәмгыятебездә гүзәл затларыбызның роле әйтеп бетергесез зур. Район җирлегендә аларның хезмәте кермәгән бер генә тармак та юк. Әле күптән түгел булып узган Алдынгылар җыенында дистәләгән күркәм затларыбыз район сәхнәсенә күтәрелде, алардан тыш йөзәрләгән ханымнар-туташлар терлекчелектә, игенчелектә намуслы хезмәт куя. Кайда гына эшләмәсен, әниләрнең, апа-сеңелләрнең хезмәтләре һәрчак мактауга лаек. Дәүләт хезмәтләреннән тыш, гаилә тормышын алып баруда, балалар үстерүдә дә түземлелекне, аң-зиһенне юлдаш итеп алга атлыйлар. Эшләрен гөрләтеп алып баручы күпме эшмәкәр хатын-кызларыбыз бар. Аларның ирләргә хас нык ихтыярлы, көчле рухлы булуларына сокланмый мөмкин түгел. Мәгарифтә, сәламәтлек өлкәсендә булмасын, районыбыз тормышы гүзәл затларыбызның фидакарьлеге, җаваплылыгы, уңганлыгы-булганлыгы барәбәренә тотрыклы бара. Спортны үз иткән хатын-кызларыбыз да җиңүләре белән генә түгел, патриотик рухта яшь буын тәрбияләүләре белән дә районыбыз тормышында әһәмиятле урын били. Лаеклы ялда гомер кичерүче хезмәт ветераннары алдында да рәхмәтләребезне белдереп башыбызны иябез.

Җәмгыятебезнең бизәге, тормышыбызның терәге булган кадерле хатын-кызларыбызны янәдән бәйрәм белән тәбрик итәм, эшләрендә уңышлар, гаиләләренә бөтенлек, тигезлек, сәламәтлек, җан тынычлыгы, күңел көрлеге, балалар иминлеге теләп калам.

Рамил НОТФУЛЛИН,
Балтач муниципаль районы башлыгы.
Фото: piter

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250