Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Каратэ-кекусинкай Балтачта...

Елдагы традициягә тугры калып, Балтач балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Альберт Бәзәгетдинов каратэ-кекусинкай буенча үз фикердәшләрен, хезмәттәшләрен, дусларын Балтачка җыйды.

Шушы көннәрдә генә «Балтач» универсаль спорт залында каратэ-кекусинкай буенча XIX ачык милли чемпионат һәм Татарстан беренчелеге Ижау, Киров, Йошкар-Ола, Орехово-Зуево шәһәрләреннән, Мәскәү өлкәсеннән, республикабызның төрле төбәкләреннән 150гә якын спортчы җыйналды. Ярышларны ачарга килгән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вакыйф Зәкиев кунакларны быел да районыбыз җирендә күрүенә бик шат булуын җиткерде, аларга келәмдә бары тик җиңүләр генә теләвен белдерде. 10 яшьтән башлап 18 яшькә кадәрле яшьләр, ир-атлар, хатын-кызлар арасында барган ярышлар быел да үз югарылыгында узып китте. Билгеле, безнең кайбер спортчыларыбыз өчен дә бәхет елмайды. 10-11 яшьлекләр арасында 37 килограмм үлчәү авырлыгында Марат Гарифуллин, 14-15 яшьлекләр арасында 50 килограмм үлчәү авырлыгында Нормадан Гайсә Галиев икенче призлы урыннарны яуладылар.
Рәсемдә: ярышларның бер мизгеле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250