Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Куанычын күрегез, кадерләрен белегез!

Яңгырдан соң чыккан гөмбәләр сыман районыбызда әледән-әле яңа йортлар «баш калкыта». Шул исәптән, ветеран өйләре дә.

Шушы көннәрдә район үзәк хастаханәсеннән ерак түгел урнашкан Гозәеров урамында да дүрт ветеран әбиебезгә яңа өй ачкычлары тапшырылды. Шулай итеп, Яңгул, Бөрбаш, Борнак әбиләре картлык көннәрендә бистәнеке булды да куйды. Дөрес, биредә үзләре яшәргә җыенмаса да, балаларына, оныкларына менә дигән зур бүләк. Инде туган туганның күңелен рәнҗетмичә, дәүләт күрсәткән хөрмәтнең кадерен белеп, әниләрен, әбиләрен олылап, мәрхүм булган бабаларын зурлап, искә алып, шөкер итеп яшәргә язсын. Балтач авылында яшәүче, озак еллар җәмәгать туклану предприятиесендә эшләп чыккан, хәзер инде сәламәтлеге нык какшаган, хәтта аяклары да йөрмәс булган 85 яшьлек Кәбирә әби Мөбарәкшина машина эченнән генә өйгә күз салып: «Янымда кеше булса, яшәр идем мин монда», дип әйтә куйды. Яңгул авылыннан 87 яшьлек Гайникамал апа Закирова, Борнактан 73 яшьлек Марзия апа Закирова, Бөрбаштан 86нчы яше белән баручы Кәшифә апа Исрафилова өчесе дә колхозда бил бөккән, тир түккән, сугыш газапларын иңнәрендә татыган кешеләр. Ирләре Бөек Ватан сугышында катнашкан, инде мәрхүм булсалар да, дүрт әби дә тормыш иптәшләрен сагынып искә ала, юксынып яши. Балаларың, оныкларың янәшәңдә булса да, картлык көннәрендә парсыз яшәүләре кыен шул, диләр алар. Әбиләргә өйләрне «Водстрой», «Юмарт», «Балтасистрой» җәмгыятьләре эшчеләре салып биргән. Кәшифә әбинең өен бик ошаттык, сыйфаты да әйбәт, үзенчәлеклерәк тә. Биредә йорт хуҗалары белән төзүчеләрнең бер фикердә булып, киңәшләшеп эшләгәннәре күренеп тора. Сер түгел, шушындый өйләрне салучыларга бер банка чәй ясап эчертмәүчеләр дә очрый, тиешен тиеш түгел, әлбәттә, ләкин кешелеклелек, киң күңеллелек дигән сыйфатлар да бар бит әле бу дөньяда.
Әбиләрне яңа өй туйлары белән котларга, бүләкләргә авыл җирлегеннән, авыл хуҗалыгы җәмгыятьләреннән, төзүче оешмалардан да вәкилләр килгән. Балтач муниципаль район Советы башкарма комитеты исеменнән дә бүләкләр - җылы юрганнар тапшырылды. Олы бүләккә лаек булганнарга - куанычын күрегез һәм шушы өйләрдә яшәү бәхете тәтегәннәргә - кадерләрен белегез! - диясе килә. Яңа җирдә салынган йортлар буларак - нигезләрнең дә бәрәкәтле булуын телик.
Рәсемдә: Гайникамал әби яңа йортта улы Рафаэль һәм килене Люция янәшәсендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250