Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Көймә комга терәлмәсен

Өченче елгы кебек, чиктән тыш корылык белән «көрәшә-көрәшә» игеннәребез өлгереп җитте. Югалтуларга юл куймыйча, хәзер бөртекле һәм кузаклы культураларны кичекмәстән җыеп алу бурычы тора. Эшләрнең уңышлы баруы уракның беренче көннәреннән үк нык оешканлыкка һәм оперативлыкка бәйле булачак.

Традиция буенча районның сыйфат комиссияләре янә рейдлар үткәрүгә керештеләр. Рәхимов исемендәге хуҗалык басуларында беренче карашка эшләр оешкан да төсле. Бик үк сыйфатлы булмаса да, 110 гектарлы борчак басуын теземнәргә салуны төгәлләгәннәр. Без килгәндә 4 комбайн шул теземнәрне җыеп суктыралар иде. Эшләре дә көйле генә бара. Ләкин күп тә үтмәде, «көймә комга терәлде». Баксаң, 4 комбайнга, аның 2се куәтле «ДОН», нибары ярым-йорты 2 «Газик» билгеләгәннәр. Әлбәттә, алар суктырылган икмәкне ындыр табагына ташып өлгермиләр. Әнә, районның танылган комбайнчылары Рәҗәп Фәткерахманов һәм Камил Низамиев иярләгән комбайннарның бункерлары тулган, ә автомашиналар юк... Менә сиңа уттай урак өсте!?
Бөтен төрле икмәкләре өлгереп җитүгә карамастан, «Игенче» хуҗалыгында уракны кайдан башларга дип, һаман да баш ваталар. Борчаклары бүген суктырып алырлык. Ә биредә әле аны теземнәргә салуга керешеп киләләр. Шуңа да «Игенче»дән тыныч күңел белән китмәдек. Әнә шулай, уракның беренче көнендә үк оешмаганлык белән очраштык.
Сыйфат комиссиясеннән
Р.РӘХИМҖАНОВ, Н.ГӘРӘЕВ, Н.ГАЛИЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250