Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Парадлар тәмам, урак башланды

Комбайннар парады төгәлләнде. Район буенча алганда аларның зур өлеше уракка яхшы хәзерләнгән, ди авыл хуҗалыгы идарәсе белгече Рәис Гатауллин.

«Уңыш» җәмгыяте басуында узган парадта Тукай исемендәге хуҗалыктан китерелгәннәренә югары бәя бирелде. Парадка «Уңыш»лылар 1се өр-яңа, 2се бер сезон гына эшләгән өч комбайн куйганнар иде. Аларда орлык коела торган тишекләр табылды. Яңа булса да кат-кат карап тикшереп чыгуын мәслихәт икән. Соснадан килгәннәрендә дә җитешсез-лекләр бар иде. «Дуслык»тан парадка бик бердәм әзерләнеп килгәннәр. Тиеш булып та, «Арбор» китермәгән. Бик ерак, 10 мең сумлык ягулык кына кирәк булыр иде, ди җәмгыять рәисе. Шуңа күрә аларны урынга барып тикшерәчәкләр.


Пыжмарада узган парадта басу хуҗаларының әзерлеге яхшы билгесе алды. Янәшә күршеләре «Активист»лылар да әйбәт хәзерләнгән. «Труд» җәмгыяте комбайннары да уракка бүген чыгарга әзер дип табылды. «Кызыл юл»лыларның әле төзәтәсе җитешсезлекләре шактый.


Район авыл хуҗалыгы идарәсе белгече Рәис Гатауллин 15 июльдә теге вакытта тикшерелми калган «Маяк» хуҗалыгы комбайннары янында булды. Хуҗалык бу көнне турыдан урып көзге бодай суктыра башлады. Һәр комбайнчы эш барышында техникаларын яхшы әзерләүләрен күрсәтте. Комбайннарның уракка әзерлегендә уртак бер җитешсезлек бар: күбесендә иминлекне тәэмин итә торган приборлар (яктырткыч утлар, сигналлар) төзек түгел. Парадлардан соң ясалган җыелышларда бу турыда катгый кисәтелде.


Парадлар вакытында ындыр табаклары әзерлеге дә беренче планга куелды. Бу җәһәттән «Татарстан», Тукай исемендәге, «Труд», «Сорнай» җәмгыятьләренең эше мактауга лаек, ди авыл хуҗалыгы идарәсе белгече Мәсхүт Гарипов. Ындыр табаклары чистартылган, ашлык кабул итә торган урыннар дезинфек-цияләнгән, агартыштан, мондагы кирәкле техникаларны барлап эшләтеп караганнар. Гомумән, ашлык кайтса да куркып тормыйлар, беренче көннән эшкәртеп, урнаштырып барырлык мөмкинлек тудырганнар. Әмма «Дуслык», «Игенче», «Бөрбаш», «Сосна», «Смәел» җәмгыятьләрендә яңа ашлык кайта башлагач төрле тоткарлыклар килеп чыгарга мөмкин. Ындыр табакларын, андагы техниканы әзерләү буенча эшлисе эшләре шактый.

«Алга»да, «Арбор», «Якты юл», «Кызыл юл», «Борнак» җәмгыятьләрендә дә ындыр табакларын әзерләү буенча ашыгыч башкарасы эшләре бар. Кайсыларында ашлык складлары чистартылмаган, дезинфекцияләнмәгән, я агартылмаган, кайберләрендә ашлык җилгәрә, аралый торган техника җитәрлек түгел. Шушы атнада барлык хуҗалыкларның ындыр табаклары да ашлыкны тоткарлыксыз кабул итеп эшкәртеп барырлык дәрәҗәдә әзер булырга тиеш дигән бурыч куелды.
Рәсемдә: менә алар «Дуслык»ның бердәм механизаторлары.


Комбайннарсыз гына килгәч, «Арбор» хуҗалыгы рәисе Хәмит Баязитовның җәмгыять икътисадчылары белән алардагы игенчеләргә түләү шартлары турында фикер алышырга мөмкинлеге күп булды.


Хәлил НӘКЫЙПОВ тексты һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250