Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ринат хәзер «Атказанган спорт остасы»

Үткән җомга-шимбә көннәрендә башкалабызның «Ак Барс» Көрәш сараенда татар милли көрәше буенча Татарстан Чемпионаты булып узды. Ярышларда 50 командадан 468 көрәшче бил алышты.

Яшерен-батырын түгел, соңгы елларда көрәш мәйданында хәйран гына позициябезне югалткан идек. Күптапкырлар районыбызга җиңү алып килгән яшүсмерләр арасындагы «Татарстан яшьләре» газетасы призына булып узган ярышларда 40нчы урынга калуыбыз күпләр өчен уйланырга җитди җирлек тудырды. Районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллинның көрәшчеләр белән ике сәгатькә сузылган очрашуында килеп туган җитешсезлекләр хакында алга куеп сөйләшенде, аларны хәл итү юллары эзләнде.
Районыбызның ярышларга баручы егетләрен, эшләреннән азат итеп, махсус тренировкалар өчен җыеп алдык. Алар «Балтач» спорткомплексында яңа баш тренер, Татарстанның атказанган спорт остасы Ранил Габдрахманов җитәкчелегендә хәйран гына шөгыльләнеп тә алдылар. Көрәшчеләребез өчен махсус киемнәр дә тектерелде. Болар барысы да егетләребез өчен аерым бер стимул булды, көрәш дәрте өстәде диясем килә. «Егетләребез начар көрәшмәде, бар көч-куәтләрен мәйданга бирделәр. Билгеле, районыбыз командасының 11нче урынга калуын бер яктан начар дип бәяләсәк тә, икенче яктан, 50 команда арасында начар дип тә әйтмәс идем. Аннан соң, беренче өчлеккә кергән Теләче, Биектау, Әлмәт районы командаларында төрле кызыксындыру чаралары белән теләсә кайдан җыйналган көрәшчеләр бил алышты. Безнең команда үзебезнең егетләрдән генә тора. Билгеле, объектив, субъектив сәбәпләр дә җитәрлек. Егетләребезгә бер яктан тиешле дәрәҗәдә шөгыльләнү җитмәгән булса, аларга жирәбәдә көндәшләр бик җитди туры килде. Хөкемдарларның башбаштаклыгы да күңелдә авыр хисләр калдырды. 65 килограмм үлчәү авырлыгында Нормадан Айнур Николаев, 75 килограммда Нормадан Рамил Зәйнетдинов, 85 килограммда Салавычтан Айрат Апанов, 100 килограммнан югары үлчәүдә Ордан Рамил Нәкыйповларга аеруча көчле көндәшләр туры килү сәбәпле, беренче әйләнештә үк төшеп калырга мәҗбүр булдылар. 85 килограммдагы кече «Хәтәр»ебез - Яңгулдан Ранил Сафиуллин да икенче әйләнештә ярышлардан төшеп калды. 60 килограммда Аланнан Азат Вафин, 70 килограммда шушы ук авылдан Раил Сираҗиев, 90 килограммда Яңгулдан Динар Фатыйховлар көрәшләрен өченче әйләнештә тәмамлады. Ә иң куанычлысы, 80 килограммда бил алышкан спорт остабыз Ринат Хәйретдинов бу ярышларда җиңү яулап, «Татарстанның атказанган спорт остасы» нормасын үтәде. Ринатка бу мактаулы исемне Татарстан һәм Рәсәй күләмендә 10 мәртәбә җиңүче булып танылуы китерде. Тагын шунысы мактауга лаек, бу ярышларда аның бертуган абыйсы Айдар да бил алышты. Данлыклы көрәшчебезнең кабат келәмгә кайтуы бөтен республиканы шаулатты. Аның мәйданга һәр чыгуын тамашачыбыз көчле алкышларга күмде. Ярышларда үзенең төп көндәше булган Әлмәттән Фәнил Минһаҗевны отуы, әле Айдарыбызда көрәш куәте бетмәвен тагын бер кат раслады. Республика көрәш федерациясе башкарма директоры Р.Хәйруллин командабызның оешканлыгын аерым билгеләп узды», - дип көрәш турында фикерләрен белдерде район спорт бүлеге башлыгы Р.Заһидуллин. Менә шулай. Ринатыбыз ябылу тантанасында Премьер-министр урынбасары, республика көрәш федерациясе рәисе М.Әхмәтов кулыннан 30 мең сумлык акчалата бүләк алды. Шулай ук акчалата бүләккә аның остазы - Татарстанның атказанган тренеры Дамир Гобәйдуллин да лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250