Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Сак булыйк!

Агымдагы елның ике аенда республикада 558 янгын теркәлгән, янгыннарда 48 кеше янып үлгән, 51 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган.

Янгыннарның төп сәбәпләре булып ут белән саксыз эш итү, электр җиһазларын дөрес кулланмау һәм ягу, җылыту җиһазларының төзек булмавы сәбәпче булып тора. Районда узган ике айда 7 янгын очрагы теркәлде. Шунысы сөенечле, янгыннарда үлем һәм тән җәрәхәтләре алу очраклары булмады. Янгыннарны булдырмау һәм киметү максатыннан, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Балтач районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан төрле профилактик чаралар үткәрелә. Узган ике айда еллык планга нигезләнеп - 23, планнан тыш 6 юридик затның янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен ничек үтәве тикшерелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча 15 янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлде, кагыйдә бозучылар административ җаваплылыкка тартылды. Шулай ук бүлекчә хезмәткәрләре тарафыннан шәхси хуҗалыклардагы янгын очракларын киметү максатыннан, янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә авыл җирлекләрендә профилактик рейдлар үткәрелә. Рейдлар барышында инструктажлар үткәрелә, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучылар административ җаваплылыкка тартыла.
Киләчәктә дә предприятие-оешмаларда һәм шулай ук шәхси хуҗалыкларда профилактик чаралар үткәрү дәвам итәчәк. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучылар РФнең Административ Кодексы нигезендә җавапка тартылачаклар. Административ Кодекс нигезендә юридик затларга 150000 сумнан 400000 сумга кадәр, шәхси эшмәкәрләргә 20000 сумнан 40000 сумга кадәр, вазыйфаи (должностные) затларга 6000 сумнан 20000 сумга кадәр, шәхси затларга 1000 сумнан 4000 сумга кадәр штраф каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250