Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тәбрикләу сүзе

Районыбызның хөрмәтле эшмәкәрләре! Һөнәри бәйрәмегез - Бөтенрәсәй эшмәкәрләр көне уңаеннан ихлас теләкләремне кабул итеп алыгыз!

Бу - районыбыз икътисадын үстерүдә һәр көнне үзенең энергиясен, эшкә бирелгәнлеге белән хезмәтен һәм тәвәккәллеген кызганмыйча эшләүчеләр бәйрәме. Бизнес безне һәрьяклап биләп алды, ул көндәлек тормышыбызның аерылгысыз кисәгенә әверелде. Эшмәкәрлек инициативалы шәхесләрне җәлеп итү белән үзенең эшчәнлеген төрле тармакларда актив чагылдырып килә. Яңа эш урыннары булдыру, эшмәкәрлектә яңа фәнни-техник алымнарны куллану, җирле халыкны кирәкле товар белән тәэмин итеп тору, хезмәт күрсәтү, хәйриячелек эшчәнлеге - болар барысы да районда сезнең белән бергәлектә башкарыла. Бүгенге көндә эшмәкәр булу - горурланырлык һөнәр! Сезгә яңа уңышлар, эшегезнең чәчәк атуы һәм иминлеге, гаилә бәхете һәм өметле бизнес-партнерлар, оптимистик рух һәм иртәгесе көнгә ышаныч юлдаш булсын!
Балтач муниципаль районы башлыгы Марат ЗАРИПОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250