Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Урманнарга керсәң... машинаңны калдыр

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2012 елның 18 июлендә гамәлгә кергән 1207-р номерлы боерыгы нигезендә, җөмһүриятебез территориясендә янгыннарга каршы махсус режим игълан ителде. Яшел байлыгыбызны ут-күздән саклау максатыннан, әлеге боерык гамәлдән чыкканчыга кадәр транспорт белән урманнарга керү тыела.

Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы Кодексының 8.32 маддәсе нигезендә, урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган гражданнарга кисәтү ясала яки алар 1,5 меңнән 2,5 мең сумга кадәр, вазыйфаи затлар 5 меңнән 10 мең сумга кадәр, юридик затлар 30 меңнән 100 мең сумга кадәр штрафка тартыла. 0,5 метрдан да ким булмаган янгынга каршы минераллашу полосасы, ягъни минполоса (ярты метр киңлектә җирне сукалап кую) белән аерымланмаган урыннарда утыртылган агачлар һәм урманга янәшә булган җир кишәрлекләрендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмичә коры-сары яккан гражданнарга 2-3 мең, вазыйфаи затларга 7-12 мең, юридик затларга 50-120 мең сум штраф каралган. Ә менә махсус режим вакытында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган гражданнар - 3-4 мең, вазыйфаи затлар - 10-20 мең, юридик затлар 100-200 мең сум штрафка тартыла. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозып, кеше сәламәтлегенә зыян салучы урман янгыннарын китереп чыгарган гражданнарга - 5 мең, вазыйфаи затларга - 50 мең, ә юридик затларга 500 меңнән бер миллион сумга кадәр административ штраф каралган.
Махсус режим вакытында шулай ук урылган басуларны, камылларны яндыру да рөхсәт ителми. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре территорияләрен чүп-чардан, коры-сарыдан чистарту таләп ителә. Авыл җирлекләре тирәсендә чүп яки чирәм ягу да катгый рәвештә тыела. Балаларны да караучысыз калдырырга ярамый. Чөнки күп очракта янгыннарның сәбәпчесе нәкъ менә аларның ут белән уйнавыннан гыйбарәт. Балтач ягы урманчылары, сафлары сирәгәюгә карамастан, урманнарны янгыннардан саклау буенча бар булган мөмкинлектән дә файдаланып эшләргә тырыша. Урманнарны, урман кырыйларындагы яшел массивларны даими күзәтүдә тота. Хәзер табигатькә чыгып, учак ягып, бәйрәм табыны әзерләп утыручылар күбәеп китте. Элек алай ук түгел иде ул, шуңа күрә безнең урманнарга гаять тә игътибарлы булырга туры килә. Аз гына төтен күренсә дә, чарасын күрәбез, халык күбрәк күңел ачарга килә торган массивларга минполосалар ясап куябыз.
Туган җиребезнең табигатен яратыйк, туган як урманнарын кайгыртып, саклап яшик, хөрмәтле райондашлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250