Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ял иттек

22-23нче сентябрь көннәрендә «Милләтләр кроссы - 2012» булып узды. Биредә 4686 райондашыбыз катнашты.

Сабантуй мәйданына җыелган халык иң элек үзешчән артистларыбызның чыгышын тыңлап хозурланды. Кайнар чәй һәм камыр ризыклары белән сыйланырга да мөмкин иде. Аннан соң барлык спорт сөючеләр гәүдәләрен язылдыру өчен ярымтүгәрәккә җыелды. Дәртле музыка астында күнегүләр ясау физик әзерлек белән бергә кәефләрне дә күтәреп җибәрде. Район башлыгы Марат Хәй улы Зариповның физкульт сәламе дә чарага җыелучылар тарафыннан җылы кабул ителде.
Ярышлар башланганчы Марат Зарипов районның волейбол җыелма командасы составында чыгыш ясаучы А. Дәминовны гаилә коруы, кул көрәше буенча матур нәтиҗәләргә ирешкән А. Петровны (мөмкинлекләре чиклеләр арасында) һәм Л. Нурисламованы спорт мастерлыгына кандидат исеме алулары белән ихластан тәбрикләп, чәчәк бәйләмнәре тапшырды. Иң элек укучылар һәм укытучылар үзләрен җитезлектә сынады. 7-10 яшьлекләр арасында гимназиядән Д. Гәләветдинов һәм З. Нигъмәтҗановалар беренче булдылар. 10-14 яшьлекләр арасында беренчелек янә гимназиялеләрдә. Өч чакрым ара үтеп, Ш. Хакназаров белән З. Шакировалар финиш сызыгын беренче булып кисте. 14-18 яшьлекләр арасында гимназиядән А. Григорьев, А. Ефремова һәм Балтач урта мәктәбеннән А. Ибәтуллина беренче урын яулады. Укытучылыр арасында Балтач урта мәктәбеннән Л. Галимҗанов алты чакрым араны, ә А. Нигъмәтҗанова (гимназия) өч чакрымны тиз арада йөгереп үтте. Аннан соң старт җитәкчеләргә бирелде. Ф. Гыйрфанов (Тимирязев исемендәге җәмгыять җитәкчесе), Р. Гыйләҗева (салым инспекциясенең Балтач бүлеге) башкаларга караганда җитезрәк булып чыкты. 18-30 яшьлекләр арасында ир-егетләрдән алты чакрымга йөгереп В. Шиһабетдинов («Алга» җәмгыяте), ә хатын-кызлардан өч чакрымга йөгереп А. Хөснетдинова беренче килде. 30 яшьтән өлкәнрәкләр өч чакрым ара үтеп, «Балтач газы» идарәсеннән Р. Нигъмәтҗанов һәм гимназиядән Ф. Нәкыйпова беренче булдылар. Җиңүчеләр медаль һәм кубок белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250