Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ярдәмчел партия

27нче ноябрь көнне Балтач җирлеге зур кунаклар кабул итте. Рәсәй Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Рәсәйнең Олимпия комитеты генераль секретаре Марат Бариев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Дәүләт Советы депутаты Марат Зарипов иптәшләр безнең районга килделәр.

Депутатларның районга килүләренә «Бердәм Рәсәй» Бөтенрәсәй сәяси партиясе Балтач җирлеге бүлекчәсенең 21нче конференциясе сәбәп булды. Депутатлар конференция башланганчы яңа салынган район Пенсия фонды идарәсендә булдылар. Җитәкче Габделнур Нотфуллин кунакларны үз эшчәнлекләре белән якыннанрак таныштырып, берничә санга тукталды. Депутатлар клиентларны кабул итү бүлмәсендә дә булды һәм яңа бинаның заман таләпләренә туры китереп эшләнгәнлегенә югары бәя бирделәр.

Балтач урта мәктәбе коллективы да бу көнне депутатлар белән очрашу бәхетенә иреште. Кул эшләре күргәзмәсе белән танышканнан соң кунаклар мәктәп тарихын, аның бүгенгесен, укытучытар һәм укучыларның уңышлары хакында презентацияне тамаша кылды. Аннан соң башкала кунаклары конференциядә катнаштылар. Чараны район башлыгы Рамил Нотфуллин ачып җибәрде һәм конференциядә катнашучыларны Балтачның социаль икътисадым үсеше белән таныштырды. Уңышларга ирешү юлларын күрсәтеп, киләчәккә аларны төп максат итеп куйды. Аның чыгышын авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең бүлек җитәкчесе Илдар Әнвәров, район үзәк хастаханәсенең баш табибы Газинур Дәүлиев, район икътисад бүлеге җитәкчесе Алмаз Зәкиев тулыландырды. Депутатлар чыгышларны зур кызыксыну белән тыңладылар. Районның иң зур уңышы аның үз йөзен булдыру дип билгели алар. Халыкның тормышын яхшырту, хезмәт хакын арттыру, төзекләндерү эшләрендәге ярдәмнәр хакында үз фикерләрен белдерделәр. Очрашу мөмкинлегеннән файдаланып райондашларыбыз депутатларга сораулар бирергә ашыкты.

Җәйге вакыттан кышш чорга күчү мәсьәләсендә Марат Бариев менә нәрсәләр диде:
- Әлеге мәсьәлә 2014нче елда үтәсе Олимпиадага бәйле рәвештә үзгәреш кичермәде. Чөнки планлаштырылган чараларны үзгәртү зур финанс чыгымнары сорый. Ә менә киләчәктә җәйге-кышкы вакытка күчү кире кайтырга мөмкин.

-20-30 ел хезмәт стажы булып та, Рәсәй Федерациясенең Мактау кәгазенә ия булмаганнар «Хезмәт ветераны» исемен ала алмый. Шушы категория кешеләрне яклап законга үзгәрешләр кертергә мөмкинме? - дип мөрәҗәгать итте халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге «Наз» белгече Фәния Йосыпова. Җавап кыска һәм төгәл булды:
- Юк. Бу бик зур чыгымнар сорый.

70-80нче елларда салынган зур мәдәният йортлары бүген мескен хәлдә утыра. Аларны төзекләндерүне район үзе генә күтәрә алмый. Шушы юнәлештә сезнең ярдәмгә өметләнәбез дигән мөрәҗәгатькә каршы Римма Ратникова:
- Бу хакта министрлыкта беләләр. Әмма мондый мәдәният йортлары республикабызда бихисап. Шуңа да республика ярдәменә өметләнмичә әлеге мәсьәләне хәл итүне район үзе кайгыртырга тиеш.

Конференциядә шулай ук инвалидларга дару белән ярдәм итү мәсьәләсе, авыл хуҗалыгы, кертемнәргә кагылышлы сораулар да яңгырады. Депутатлар аларны өйрәнергә, аннан соң гына төгәл җавап бирергә ышандырды. Җавапларның барысы да канәгатьләнерлек булмаса да, райондашларны иң куандырганы «Балтачта бассейн төзеләчәк» дигән хәбәр булды. Зур сабырлык белән көтеп спорт сарайлы да булдык. Тиздән бассейн да булачак. Болар барысы да партия ярдәме белән эшләнә бит! Димәк, халыкны борчыган мәсьәләләргә дә партиялеләр битараф калмас, шәт.
Рәсемдә: депутатлар район Пенсия фонды идарәсенең яңа салынган бинасында.

Кунакларның мәктәптә күргәзмәне күзәткән чагы.

Конференция менә шушындый югары ноктада тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250