Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Үзәктә — яшьләр проблемасы

Район прокуратурасының эшче төркеме утырышында Балтач шәһәр җирлегендә яшүсмерләр һәм яшьләр белән эшләүнең торышы турында бик мөһим мәсьәлә каралды. Бистә башлыгы урынбасары Нурия Зарипова шактый җентекләп әзерләнгән иде.

Балтачта яшүсмерләргә һәм яшьләргә «Балтач спорт комплексы», «Хыял», «Факел» клублары, гимназия, Балтач урта мәктәбе аерым эш планнары нигезендә хезмәт күрсәтәләр. Шулай ук район үзәгендә урнашкан үзәкләштерелгән китапханә район мәдәният йорты белән тыгыз элемтәдә бердәм эш башкара. Муниципаль район башкарма комитеты спорт, мәдәни чаралар буенча эшләнгән кагыйдәләргә нигезләнеп, Балтачның үзе өчен махсус кагыйдәләр эшләнә һәм шулар буенча планнар төзеп, спорт-мәдәният өлкәсендә уздырыла торган ярыш-чараларга таратыла. Алар җирлектә чисталыкны, табигатьне саклау, җәмәгать тәртибен булдыруда да катнаша. Нәтиҗәдә авырдан тәрбияләнүче яшүсмерләр яхшы якка үзгәреп, эчке эшләр каршындагы балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлеге белән бергә тәртипләрен контрольдә тотып, аларны исәптән төшерү очраклары да юк түгел. Җәйге каникул вакытында аларны хезмәткә тарту, эшләгән урыннары даими игътибарда тотыла. Кышын хоккей мәйданчыгын кардан чистартып, тәртиптә тоту, яшүсмерләргә һәм яшьләргә шөгыльләнергә мөмкинлекләр тудыру өстендә эшлибез. Бу эшләрне башкаруда авыр тәрбияләнүче яшүсмерләр дә тартыла. Күп кенә чаралар җирлек белән бергә «Төзүчеләр» урамы зонасындагы хоккей мәйданчыгында уздырыла һәм җирлек махсус бүләкләр әзерли. «Кышны озату», «Нәүрүз», Сабантуй кебек төрле спорт ярышларына район үзәгендәге барлык оешма-предприятиеләр спонсорлар ярдәме белән бүләкләр алына һәм урыннар билгеләнеп, җиңүчеләргә тапшырыла.
Мәдәният өлкәсендә һәр шимбә дискәтүк була, төрле конкурслар уздырыла. Мәсәлән, спектакльләр конкурсында җирлек яшьләре «Гран при»га лаек булды, «Брейн-ринг»та икенче урын яулады.
Китапханәдә Балтачтагы предприятие яшьләре белән «Нәрсә, кайда, кайчан?» уены уздырылды. Иң зур сәхнәләштерелгән күренештә халкыбызның югалып бара торган йолалары, гореф-гадәтләре яшьләргә өлкәннәр тарафыннан күрсәтелде. Сайлаулар алдыннан китапханәдә яшь сайлаучылар белән «Хокук белемнәрен пропагандалау» чарасы уздырылып, республика конкурсына җибәрелде. Н.Зарипова сөйләве буенча эшләнгән эшләр шактый булса да, утырышта катнашучылар Балтач яшьләренең кич күбрәк башка авыл клубларына йөрүләрен искәрттеләр. Район үзәгендәге дискәтүкләр, башка чаралар аларны җәлеп итәрлек түгел микәнни? Әллә Балтачта полиция тарафыннан контроль зуррак булгач, читкә тартылалармы? Башка авылларга берсе дә җәяү йөрми. Караңгыда транспорт белән нәрсә булмас, үз тормышларына куркыныч тудыралар бит, югыйсә. Утырышта ирекле халык дружиналарын яңарту турында да сүз булды. Оешма, предприятие җитәкчеләренә аларның эшчәнлеген булдыру юнәлешендә кызыксындыру чарасын күрүне йөкләргә кирәктер, диелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250