Хезмәт

Перчатка кирәкми! Маска кирәк!

Бүгеннән, ягъни 17 августтан башлап Татарстанда җәмәгать урыннарында мәҗбүри рәвештә перчатка кию гамәлдән чыгарыла.

Реклама

Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хөкүмәт йортында узган киңәшмә вакытында әйтте. Шул ук вакытта, элеккечә үк, җәмәгать урыннарында битлек кияргә кирәк булачак.
Президентыбыз әлеге чикләүне гамәлдән чыгаруны халык күпләп йөри торган җирләрдә куллар өчен антисептиклар булу белән дә бәйләде.
Хөрмәтле райондашларыбыз, чикләүләр бетте дип үз сәламәтлегебезне онытмасак иде, кулларны дезинфекцияли торган антисептикларны үзебез белән йөртү дә бик кирәкле гамәл. Сәламәт булыйк!

Фото:https://pixabay.com

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 17 август 2020 - 19:41
    Без имени
    😊😊