Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

19 июнь – Медицина хезмәткәрләре көне!

Сәламәтлек саклау өлкәсенең хөрмәтле хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Медицина хезмәткәрләре көне белән котлыйм!

Һәр кеше гомерлек һөнәрен, хезмәтен йөрәге кушканча сайлый. Ә сез, хөрмәтле табибларыбыз, илебезнең иң зур байлыгы – кешеләр сәламәтлеге сагында тору бурычын үз өстегезгә алгансыз. Сәламәтлекне бернинди байлык белән дә чагыштырып булмый, ул бәхет һәм тулы кыйммәтле тормышның нигезе булып тора. Шуңа бәйле сезнең хезмәтегез кешеләр өчен кирәк һәм һәрвакыт ихтирамга лаек. Кешеләр сәламәтлеген саклап калуда күпнәрсә сезнең һөнәри осталыгыгызга бәйле. Үзегезнең көндәлек четерекле хезмәтегез белән сез кешеләрдә өмет уятасыз, сәламәтлекне кире кайтарасыз һәм гомерләрне саклап каласыз. Хезмәтегезгә тугрылыгыгыз һәм фидакарьлегегез өчен зур рәхмәт сезгә.

Сезгә чын күңелдән бәхет, имин тормыш, нык сәламәтлек һәм һөнәри уңышлар телим! Авырулардан рәхмәт сүзләре ишетеп кенә эшләргә язсын.

Рамил Нотфуллин, Балтач муниципаль районы башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Медицина хезмәткәрләре