Хезмәт

2013 — Экология елы

Рәсәй Президенты карары белән 2013 әйләнә-тирә мохитне саклау елы дип игълан ителде. Бу инициативаны республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов та күтәреп алды һәм Татарстанда экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы үткәрү турындагы указга кул куйды. Менә шушы уңайдан республиканың экология һәм табигый байлыклар министрлыгының төньяк территориаль идарәсе инспекторы Мансур Ибраһимовка...

Реклама

- Безнең идарә 1993нче елның 12 апрелендә оешкан. Хәзер штатта 21 кеше. Идарә тарафыннан Арча, Әтнә, Кукмара һәм безнең Балтач районы контрольдә тотыла. Безнең райондагы хәлләргә турыдан-туры җаваплы мин. Минем Вазыйфага райондагы барлык җир, һава, су ресурсларының, табигый байлыкларның сакланышын тәэмин итү керә.
- Һәм бу вазыйфа ничек тормышка ашырыла соң?
- Көндәлек дәүләт экологик күзәтүе белән. Производство калдыкларын экологиягә зыян китереп, теләсә ничек урнаштырган урыннарны, җир асты байлыкларын законсыз кулланган участокларны ачыклыйбыз. Гадәттән тыш хәл һәм аварияләр булган урыннарга чыгабыз. Гражданнар мөрәҗәгатьләрен тикшерүгә, халык белән эшләүгә зур игътибар бирәбез.
- 2013 - Экология елы дип игълан ителгәч, районда нинди чаралар күрелде?
- ТР Министрлар Кабинеты боерыгы буенча район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров тарафыннан районда экология елын үткәрү турында махсус карар имзаланды. Ул барлык җирле үзидарәләргә дә җиткерелеп, шуның буенча һәркайда үзләренең эш планнарын булдырдылар. Менә хәзер шушы планнарның үтәлешен контрольдә тотабыз, аларга юнәлеш бирәбез, ярдәм итәбез. Авылларда иң беренче чиратта, терлекчелек продукцияләре җитештергәндә чыккан калдыкларны дөрес урнаштыруга зур игътибар кирәк. Һәр төбәктә авылдан, елгалардан читтә киртәләп алынган үләксә чокырлары булырга тиеш. Мал суйганда (мул сую өчен дә кан читкә акмаслык итеп махсус урын ясалсын) калган калдыклар да шунда ташлана. Фермалардан чыккан тирес тә бер өемдә булсын. Тирес суларын теләсә кая агызган өчен дә штрафы бик зур.
- Штраф димәктән, нинди очракларда җәзаның бу төре кулланылырга мөмкин?
- Күп инде алар. Рөхсәт ителмәгән җирдән яки законны бозып лицензиясез таш чыгарып, ком казып ташучылар булып тора. Бу очракта аерым затларга 3000нән 5000 сумга кадәр, җаваплы кешеләргә 30000-50000, юридик затларга 800000 - 1000000 штраф салына. Су объектларыннан үз белдегең белән яки билгеләнгән таләпләрне бозып файдаланган өчен дә штраф күләме шактый зур. Киек җәнлекләрне тыелган вакытта яки лицензиясез аткан өчен дә җәзага тартабыз. Агач хәзерләгәндә урманнарны чүпләгән өчен дә безнең алда да җавап тотасың була.
- Киек җәнлекләрне саклау белән аучылык җәмгыяте, урманнарны урманчылар да саклый бит, тәртип бозган өчен алар да җәза бирә. Бер үк тәртип бозган өчен кеше алар алдында да, сезнең алда да җавап тотмыйдыр ич?
- Җавабын тота. Ә штрафны я алар, я без генә салабыз инде. Кайсыбыз алдан күрә, җитешә.
- Һава ресурсын да саклыйбыз дисез. Аны ничек саклап була инде?
- Халык сәерсенсә дә, эше күп аның. Балтачыбызда һавага күп төтен чыгаручы зур производство объектлары булмаса да, сөт-май комбинатының, торак-коммуналь хуҗалыгының эре котельныйлары бар. Әнә шулар кебек предприятиеләрдән ягулык кулланып эшләгәндә һавага нинди төтен, күпме чыгуы тикшерелә. Хәзер транспорт бик күп һәм һаваны иң нык пычратучылар булып та алар тора. Шуңа күрә транспорт чараларының ягулык калдыгы чыгару юлларын ЮХИДИ хезмәткәрләре генә түгел, без дә тикшереп торабыз, тиеш икән, штраф салу хокукыбыз да бар.
- Сезне төзелешләр башланган, яки инде төзелеш алып барылган участокларда да еш күрергә мөмкин. Төзелешкә нинди катнашыгыз бар?
- Зур төзелешләр мәйданы киртәләп алынырга һәм төзелеш материаллары шуннан читкә чыгарылмаска тиеш. Шәхси хуҗалыклар өй сала башлаганда җирле үзидарәдән рөхсәт алырга бурычлы. Төзелеш өчен кирәкле материаллар шунда күрсәтелгән урынга гына, урамны ямьсезләмәслек, башкаларга комачауламаслык итеп урнаштырылырга тиеш. Канализация чокырларын да үз территорияңнән читкә чыгып казырга ярамый. Күпләр өчен вак-төяк кенә саналган әйберләр экологиягә шактый зур зыян китерергә мөмкин. Шуңа күрә теге яки бу кешенең табигатькә зыян салырдай кечкенә генә адымы да безнең тарафтан кисәтүгә дучар була.
- Идарәгездән районда берүзең бар җиргә дә җитешә алмыйсыңдыр инде?!
- Ярдәмчеләрем күп минем. Гомумән, экология киң җәмәгатьчелек белән сакланса гына әйбәт нәтиҗәләргә ирешеп була. Мәктәп коллективларына нык таянабыз. Аларда атна саен үткәрелеп торган экологиягә кагылышлы чаралар балаларда табигатькә, аның байлыкларына сакчыл караш тәрбияли. Алмашка экологияне аңлаган, аны сакларга, якларга кирәклеген таныган яшьләр килә дигән сүз. Экологик рейдлар вакытында район эчке эшләр бүлеге, санэпидстанция коллективларының, җирле үзидарәләрнең ярдәме зур. Гомумән, бергә-бергә киң җәмәгатьчелек белән Экология елын табигатебезгә зыян салмыйча, торган җирләребезне тагын да матурлап, ямьләп, яхшы эшләр белән үткәрербез дип ышанам.
Әңгәмәдәш Хәлил НӘКЫЙПОВ.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: