Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

2025 елдан минималь хезмәт хакы күләме 16,5 проценттан да артачак?

Киләсе ел башыннан минималь хезмәт хакы күләме 16,5 проценттан артыкка артачак, 22440 сум тәшкил итәчәк.

Минималь хезмәт хакы күләме (МРОТ) 2025 ел башыннан 16,5 проценттан артыкка күтәрелә һәм 22440 сум тәшкил итәчәк, 2030 елга күрсәткеч 35 мең сумга җитәргә тиеш. Бу хакта РФ Премьер-министры Михаил Мишустин белдерде, дип яза РИА Новости.

«Россия Президенты карары нигезендә хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен алдан арттыруны тәэмин итәргә кирәк. Искәртик, 2030 елга ул 35 мең сумга җитәргә тиеш. Киләсе ел башыннан минималь хезмәт хакы күләме 16,5 проценттан артыкка артачак, 22440 сум тәшкил итәчәк», - диде Мишустин РФ Хөкүмәте утырышында.

Министрлар Кабинеты җитәкчесе өстәп әйткәнчә, бу 4 миллионнан артык хезмәткәрнең хезмәт хакын арттырырга ярдәм итәчәк, дип яза Татар-информ.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев