Хезмәт

21 март- җиһанда нинди бәйрәм?

21 март - бүген табигатьтә көн белән төн тигезлеге.

Элекеге заманнарда татарлар бу көнне зурлап бәйрәм иткәннәр, «Нәүрүз» көне буларак Урта Азия якларында яшәгән мөселманнар арасында ул әле дә тантаналы рәвештә үткәрелә. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә бу бәйрәмгә багышлап төрле чаралар бар, әмма ничектер районыбыз күләмендә мондый зур бәйрәм үткәрергә алына алмыйбыз. Киләчәктә, бәлки, яшьләр белән бергәләп, мәгариф оешмаларын да тартып, «Нәүрүз» чибәре, «Нәүрүз» уӊганы һәм башка шундый исемнәр белән яӊгыратып, исемен җисеменә туры китереп, язны каршылау шатлыгын бергәләп бүлешү бәйрәмен үткәрүне уйласак иде.

Реклама

Көн белән Төн бил алышыр вакыт җитә,
Елый-елый, кышкы юллар агып китә.
Нәүрүз килә! Ил-йортыма Нәүрүз килә!
Көлтә-көлтә шатлык чәчеп, кояш көлә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: