Хезмәт

4 февраль – Бөтендөнья ракка каршы көрәш көне

«Онкологик авыруларга каршы көрәш буенча халыкара берләшмә» тарафыннан игълан ителгән әлеге көннең төп максаты - бу проблемага карата җәмгыятьнең игьтибарын арттыру, халыкның ракка каршы хәбәрдар булуын, аның сәбәпләрен һәм профилактик чараларны белү.

Рак авыруы, яман шеш, "өч хәреф"... Ничек кенә атамый аны халык. Үз башына төшкәннәр арасында чирне каргаучылар, "дошманыма да теләмәс идем", диючеләр дә җитәрлек. Химиятерапия ярдәмендә савыгучылар булса да, уйламаганда, кыска гына вакыт эчендә бакыйлыкка күчүчеләр саны да көн-көн арта.

Статистикага күз салсак, 43 процент рак авыруларын тәмәке тартуны ташлау, физик активлык, витаминнарга бай ризыклар ашау, кояшта һәм солярийда булуны киметү ярдәмендә булдырмыйча калып була икән.

Яман шештән саклаучылар рәтенә С, А, Е витаминнарына бай ризыклар керә. Иң беренче чиратта бу - цитруслылар. Көн саен бер-ике әфлисун ашау - ракка каршы ышанычлы профилактика. Мондый ризыкларга кәбестә согын да кертергә кирәк. Андагы F витамины гастрит һәм ашказаны җәрәхәтен (язва) булдырмый калу өчен кирәк. Бу үз чиратында ашказаны рагыннан саклану дигән сүз.

Түбәндәге симптомнар ачыкланганда, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк: озак вакытка сузылган ютәл, тирән итеп сулыш алганда күкрәк читлегендә авырту барлыкка килү, тавыш карлыгу, аппетит начарлану һәм авырлык кимү, тын кысылу, бронхит һәм үпкә ялкынсынуы рәвешендә инфекцияләрнең кабатлануы, бернинди салкын тию билгеләре булмаганда да тән температурасы 37 яки 37,5 торганда һәм ирен ярылуы барлыкка килеп, төзәлмәгәндә.

Шундый закончалык бар - һәр 10 кг артык авырлык ашказаны рагы белән авыру ихтималын 5-10 %ка арттыра. Ябык, хәрәкәтчән кешенең чирләү ихтималы азрак. Дөрес тукланмау, йоклар алдыннан ашау, хәрәкәт булмау авырлык артуга китерә дә инде. Яман шеш белән авырлыгы җитмәгән кешеләр азрак авырый.

Рак нәселдән килми. Шулай да, ата-ана яман шеш белән чирләгән икән, сакланырга кирәк. Ашказаны рагы яшәү рәвешенә генә бәйле булса да, бу очракта тикшеренү комачау итми.

Авыруның мәкерлелеге шунда, аны алдагы стадияләрендә белеп булмый. Сәламәт кеше рагы дигән төшенчә бар. Шеш кечкенә һәм ашказаны эшчәнлеген бозмый икән, үзен клиник яктан сиздерми. Кеше авырмый, бернидән зарланмый, ә аның ашказанында яман шеш үсә бирә. Шуңа күрә ракның азган очраклары да арта. Шеш үсеп, ашказанындагы тукымаларны зарарлагач кына аның симптомнары беленә башлый - кешедә ризыкка, аеруча иткә тартылу юкка чыга, аппетит кача, аз гына ашау белән эч авырта, косасы килә башлый. Кеше аз ашый, тамагы тук кебек хис итә. Бер сәбәпсез ябыгу да шеш аркасында булырга мөмкин. Азканлылык башланып, кешенең йөзе дә күзгә күренеп агара.
Фото: myshared

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: