Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Аграр көллият студентлары «Автосессия-2022» бәйгесенең финалында җиңү яулады (+фото)

Аграр көллиятнең Нормадагы филиалы студентлары «Автосессия-2022» бәйгесенең финалына узды дип хәбәр иткән идек.

Зона этабында уңышлы чыгыш ясап, Алмаз Бәширов, Камил Габидуллин, Илсаф Шәйхетдиновтан торган команда финал ярышларында җиденче урын яулады.

- Егетләребез бәйгедә үзләрен оста машина йөртүчеләр итеп таныттылар. Теория өлешендә дә, фигуралы йөртүдә дә сер бирмәделәр,  - студентларны ярышларга әзерләгән мастер Рәйхан Низамов.

“Автосессия” конкурсы таныклык алуларына ике ел вакыт узмаган машина йөртүчеләр арасында үткәрелә.

Конкурсның максаты- юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерү, юлда йөрү культуралылыгын арттыру, югары уку һәм урта һөнәри уку йортлары студентлары арасында юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемне ныгыту, укучыларны юл хәрәкәте иминлеген пропагандалауда катнашуга җәлеп итү.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев