Агрономнар киңәште
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе игенчелек белгечләрен язгы кыр эшләре алдыннан чираттагы семинар-киңәшмәгә җыйды.
Ул «Активист» җәмгыяте базасында үткәрелде. Хуҗалык рәисе Владимир Семенов хуҗалыкның язгы чәчүгә әзерлеге белән таныштырды. Быел чәчүлек материалның сыйфатын яхшырту, орлыкларның югары репродукциялесен булдыру буенча күп эшләгәннәр. Җитәрлек кадәр үк булмаса да минераль ашламалар да шактый тупланган. Ашламаларның уңышка тәэсирен көчәйтү максатыннан быел орлыкларны биопрепаратлар белән эшкәртеп чәчәргә хәзерләнгәннәр. Хуҗалыкларның баш агрономнары ындыр табагында шулай эшкәртү өчен тәгаенләнгән агрегат янында булып эш тәртибе белән үзләре күреп таныштылар (рәсемдә). Биопрепаратлар үсентеләрнең ашламаны үзләштерүен берничә тапкырга арттыра икән. Бу хакта Казаннан килгән биология фәннәре кандидаты Римма Ибәтуллина агрономнарга фәнни нигезләп аңлатты. Семинарда туфракны известьлау буенча дәүләт ярдәменнән файдаланып калу кирәклеге турында да сүз булды. Бу безнең район җирләре өчен аеруча мөһим. Район агрохимигы Нургаян Гәрәев агрономнарны заявкалар бирергә соңга калмаска чакырды. «Россельхозцентр»ның Балтач филиалы директоры Ирек Галимов, агрономы Равил Әсхәтов чүп үләннәргә, корткычларга каршы орлыкларны чәчкәндә үк кулланыла торган яңалыклар белән таныштырдылар. Шушындый эшлекле һәм кирәкле сөйләшүне оештырган һәм алып барган район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең бүлек мөдире Мәсхүт Гарипов хуҗалыктагы уҗымнар торышына да тукталып үтте. Һәр авылда уҗымнарны, күпьеллык үләннәрне тырмаларга, тукландырырга чыгарга тиешле техника инде бүген старт сызыгында торсын, диде. Ә семинар-киңәшмә узган «Активист» хуҗалыгында бу шулай инде.
Хәлил Нәкыйпов тексты һәм фотосы.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
24 февраль 2021 - 22:11Россиядә вакытыннан алда пенсиягә чыгу өчен стаж исәбен үзгәртергә тәкъдим иттеләр Хезмәт министрлыгы гомуми стажга квалификацияле эш өчен кирәкле һөнәри белем бирү чорларын кертәчәк закон проекты әзерләгән.8600
-
24 февраль 2021 - 21:21Ирне харап иттеләр... Әлеге хәлләр белән танышкач, “Эх, бу хатын-кызлар!” дип, баш чайкыйсы гына кала.13502
-
24 февраль 2021 - 20:11Үсентеләргә чүлмәкне үзебез ясыйбыз Түтәлләрне каплый торган тукымадан (спанбонд, лутрасил) үсентеләргә чүлмәкләр ясый аласыз. Бу тукыма бик арзан тора, җиңел, һава кертә.7300
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
24 февраль 2021 - 08:30ВЫСТАВКА-ПРОДАЖА ШУБ 26 февраля с 9 до 18 час. в Доме Культуры Балтаси состоится распродажа Шуб из г. Пятигорск.3900
-
20 февраль 2021 - 08:25Газетаның 6нчы санында (19 февраль, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар37100
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.92501
-
23 февраль 2021 - 17:11Пионер урамында... бар да элеккечә “Күршеләр – иң якын кешеләр” дип яши алар Узган ел шул урамда ялгызы яшәүче Гыйльмулла абый, операция ясатып, хастаханәдә ятканда, ул кайтышка өен юып, җыештырып, карлыгыннарын җыеп кайнатып, печәнен чабып, киптереп, өеп куйдылар күршеләре56602
-
24 февраль 2021 - 10:46Татарстанда дүрт кеше һәлак булган урыннан видео барлыкка килде 23 нче февраль көнне көндез республиканың Балык Бистәсе районында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булды.51400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика