Ашламаң бармы?
Быел 1нче гыйнварга район хуҗалыкларында 174 тонна аммиак селитрасы, 1136 тонна катлаулы ашлама, 2694 тонна аммиак суы бар иде. Моның безнең җирләр өчен бик аз икәнен хуҗалык җитәкчеләре һәм агрономнарына аңлатасы юктыр, шәт.
Әмма яңа елга чыккач та минераль ашламалар туплау белән чын-чынлап шөгыльләнүче хуҗалыклар берничә генә булды. «Труд», «Яңа тормыш», «Татарстан», «Игенче», «Бөрбаш» җәмгыятьләрендә хәл чагыштырмача әйбәт. Ә менә Тукай исемендәге җәмгыятьтә бу көнгә 1 килограмм ашламалары да юк. «Уңыш»та 23 тонна аммиак селитрасы, «Борнак»та 17 тонна аммиак селитрасы һәм 40 тонна катлаулы ашлама гына бар. «Якты юл», «Сосна», «Кызыл юл», «Активист» һәм башка кайбер хуҗалыкларда да минераль ашламалар аз запасланган. Бу көнгә районда язгы чәчү өчен кирәкле ашламаның яртысы да юк. 11 февральгә нибары 686 тонна аммиак селитрасы, 1797 тонна катлаулы ашлама, 3696 тонна аммиак суы кайтарылган. 40 көндә ашламаларның беренчесе район буенча нибары - 592, икенчесе - 661, өченчесе 1000 тонна өстәлгән. Ә язгы чәчүгә 2 айлап кына вакыт калып бара. Ашлама бәяләренең айлап түгел, көнләп артып торганын аңлап, аларны хәзердән әзерләп кую буенча барлык ресурсларны файдаланырга кирәк. Коры орлык күмдереп кенә безнең җирләрдән әйбәт уңыш алып булмый.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
23 май 2022 - 21:21«Халык күбрәк ике төс кергән тәрәзә йөзлекләрен ярата» , ди райондашыбыз Ранил Кариле авылында яшәүче Ранил Гарифуллин тәрәзә йөзлекләре, почта әрҗәсе, капка бизәкләре ясый. Бу эшкә ул студент вакытында акча эшләү теләге белән генә тотынган булган.1300
-
23 май 2022 - 20:11Балтач биючеләре "Шома бас"тан җиңү белән кайтты (+фото) Мари-Иле Республикасында узучы «Шома бас» халыкара фестиваль-конкурсында балтачлылар ел да катнашып, матур нәтиҗәләргә ирешәләр.4700
-
23 май 2022 - 18:46Уңышлар бер генә түгел, берничә! (+бик күп фото) Узган атнаны Балтач гимназиясе район мәдәният үзәгендә хисап концерты куйды.9900
-
5 март 2022 - 14:33Салавыч укучылары шахматчыларны җырлап-биеп сәламли
-
3 март 2022 - 13:32💔🥀 БҮГЕН КИҢ ТАНЫЛУ АЛГАН ИҢ ТАЛАНТЛЫ РАЙОНДАШЛАРЫБЫЗНЫҢ БЕРСЕ — НАИЛ АБЫЙНЫ СОҢГЫ ЮЛГА ОЗАТАЛАР…
-
20 май 2022 - 10:10Газетаның 19нче санында (20 май, 2022 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар31600
-
21 май 2022 - 21:41Туй алдыннан хыянәт итте Туй көне билгеләнгән иде инде. Зурдан кубып туйга әзерләнеп йөргәндә, яраткан кешемнең хыянәт итүен белдем. Бу хәл аяз көнне яшен суккандай булды.69001
-
21 май 2022 - 18:41Гармун моңы безне берләштерә Бүгеннән газетабыз битләрендә яңа «Милли моңнар» дип аталучы яңа проект чыга башлаячак һәм ул гармунчы, баянчы, тальянчы, хромкада уйнаучыларга, әлеге уен коралларын төзекләндерүчеләргә, инде исемнәре тарихка гына кереп калган райондашларыбызга багышланачак. Шулай ук төрле конкурс һәм бәйгеләргә дә бай булачак.47801
-
22 май 2022 - 18:41Иске сабын кисәкләрен ташламагыз! Дуслар, иске сабын кисәкләрен ташларга ашыкмагыз. Ни өчен икәнен түбәндәге язманы укыгач белерсез.40101
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика