Хезмәт

Авыл нигә зар елый

Редакциябездә телефоннар бервакытта да тынып тормый. Каядыр юлны чистартмаганнар, каядыр урамнар яктыртылмый...

Беркөнне Пыжмара авылыннан булган шалтырату тирәнтен уйланырга мәҗбүр итте. - Авылларны бетермәскә, яшь белгечләрне бирегә тартып авылга җан өрәбез дип сөйләп торалар, ә үзләре яшь белгечләрне 0,5 яки 0,25 ставкага калдырып, аз хезмәт хакына эшләргә мәҗбүр итәләр. Яшь белгечләрнең күбесе гаиләле, ике-өч мең сум хезмәт хакына эшләп тормыш алып барулары ай-һай бик авыр шул. Яшьләрне авылларга тартырга була, әмма хезмәт урыннары һаман да кыскартуга дучар шул. Яшь гаиләләргә нинди ышаныч белән ике яки өченче балаларын алып кайтырга кирәк?
Район үзәгендәге күп оешмаларда яшьләр тулы ставкага эшли. Яшь кадрлар авылларга кирәк түгелме? - ди әңгәмәдәшем. Һәм менә шуңа күрә, эшсезлектән тилмергән яшьләр авылдан китәргә мәҗбүр. Ә күп очракта ир-егетләр гаиләләрен авылда калдырып, читкә акча эшләргә юл ала. Эшсезлек гаилә тормышына күп очракта тискәре йогынты ясый. Яшьләрнең эшсез, ә киләчәкнең, өметсез булуыннан күп авыллар бүген зар елый. Әнә бит авыл апалары да: «Эх, табасы иде чарасын, яшьләргә ярдәм итәсе иде», диләр. Мәктәптән соң урта һөнәри яки югары белем алып эшлим, матур киләчәк төзим дип, янып яшәүче егет-кызлар өчен борчылулары аларның.

Реклама
Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: