Балтач мәктәбе укучылары укытучыларны бәйрәм белән котлады (+видео)
Балтач мәктәбендә матур гадәт яшәп килә.
Балтач урта мәктәбе укучылары өчен 5 октябрь аеруча истәлекле көн. Бу көн гадәттәгедән үзгәрәк башлана. Укучылар мөгаллимнәрне ишектән үк тәбрикләү сүзләре белән каршы ала. Бәйрәм котлаулары җыр, бию, шигырьләр белән актлар залында дәвам итә.
- Балтач мәктәбенең педагогик юнәлештә үз эшләрен алып баручы 10 б сыйныф укучылары, "Галактика" балалар оешмасы хэм 11 сыйныф укучылары бәйрәм көнне мөгаллимнәрен бик матур чара белән каршы алды. Һәр укытучыга да махсус, үз куллары белән эшләгән бүләкләр, ә актлар залында чын бәйрәм кичәсе белән тәбрикләделәр. Бик зур рәхмәт оештыручыларга, укучыларыбызга! Укуларында уңышлар, имтиханнарын әйбәт тапшырып, мәктәбебезнең горурлыклары булырга язсын дигән теләкләребезне юллыйбыз, - ди мөгаллимнәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев