Балтач районы егете Керәшен Сәрдәсе авылында яшелчәчелек белән шөгыльләнә башлаган
Балтач егете ни ө чен үз идеясен тормышка ашыру өчен Питрәч районын сайлаган һәм нинди уңышларга ирешкән?
Балтач районыннан кыю һәм перспективалы егет Булат Зарипов Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылында яшелчәчелек белән шөгыльләнә башлаган.
- Минем авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүче туганнарым бик күп. Алар миңа булышалар, киңәшләрен бирәләр. Әти дә үз бизнесын алып бара. Мин үз эшемне булдыру турында уйлый башлагач, ул миңа яшелчә үстерергә киңәш итте. Төрле районнарда уңдырышлы җир участокларын эзләдек, Керәшен Сердәсе янындагы басуда тукталдык. Агроном җирнең бер өлешен лабораториягә җибәрде, махсус анализ ясады. Бу җир бөтен яктан туры килде. Анда инде икенче ел бәрәңге һәм чөгендер утыртам. Киләсе сезонга кишер үстерергә уйлыйм, – диде Булат.
Быел ул ун гектар җирдән йөз тонна бәрәңге җыеп алган. Унсигез гектарда чөгендер утырттык, әмма уңыш алмадык әле. Хәзерге вакытта аны җыюда Керәшен Сәрдәсеннән дүрт кеше катнаша. Басуларда бөтен эшне нигездә техника башкара. Утырту һәм уңышны җыеп алу өчен Голландиядән комбайн, Белоруссиядән ике трактор, КамАЗ сатып алдык. Су сибү һәм сирәкләү белән махсус техника шөгыльләнә.
- Җир уңдырышлылыгы яхшы булсын өчен чөгендер һәм бәрәңгене чиратлаштырып утыртырга кирәк. Мин табигый ашламалар кулланырга тырышам, мәсәлән, тирес, шуның нәтиҗәсендә продукция экологик яктан чиста була. Бәрәңгегә ихтыяҗ зур, ә чөгендергә азрак. Быел ун тонна бәрәңге саттым инде, - дип билгеләп үтә яшелчәче.
Булат шулай ук терлек һәм орлык өчен бәрәңге сата. Яшелчәләр барлык шартлар тудырылган складта саклана: вентиляция урнаштырылган, температура режимы биш градустан артмый. Ул үз продукциясен район һәм Казан ярминкәләрендә сата. Шәһәрдә яшелчәләргә ихтыяҗ авыл җирләренә караганда күбрәк ди. Егет үз эшен бернинди чикләүсез дәвам итәр өчен балигъ булганын түземсезлек белән көтә.
- Әлегә миңа унсигез тулмаган, руль артына утыра алмыйм, ә транспорт һәр бизнесның мөһим өлеше бит. Шулай ук документларны рәсмиләштергәндә әтиәнидән сорарга кирәк. Мин юристка укыйм. Законнарны белү беркайчан да артык булмый, шуңа күрә мин бу белгечлекне сайладым. Ә бизнеста иң мөһиме – курыкмаска һәм эшләргә кирәк. Кайбер кешеләр артык күп уйлый, шуңа күрә аларның эшләре бармый, – дип саный Булат.
Автор: Алисә Шәрәфиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев