Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Балтач үзәк хастаханәсендә нинди бәйрәм узган?(фото)

Балалар — тормыш чәчкәләре.

Балалар — тормыш чәчкәләре, ә балачак — һәркемнең күңелендә җылы хисләр, якты хәтирәләр белән генә уелып калырга тиешле иң бәхетле һәм мәшәкатьсез вакыт. Һәр баланың үз әти-әнисе кочагында үсүе, һәр сабыйның үз бәхете белән туып, олыларның игътибарын-кайгыртуын, ихлас ярату-терәген тоеп яшәве, сау-сәламәт булуы бу дөньядагы иң олы теләк.

Һәр ел саен июнь аеның тәүге көне Халыкара балаларны яклау көне буларак билгеләнеп үтелә. Шул уңайдан бүген, район үзәк хастаханәсендә, балалар бүлегендә дәвалану узучы кечкенә пациентлар өчен бәйрәм оештырылды.

Балалар өчен бәйрәм әзерләүдә хастаханә җитәкчелегенең, биредә хезмәт куючы табиблар һәм шәфкать туташларының, гомумән, барлык коллективның өлеше бик зур. Инде берничә ел дәвамында оештырылып, традициягә әйләнеп киткән чара быел тагын да киңәйгән! Кечкенә пациентларны яраткан мульфильм геройлары — Минни Маус һәм Микки Маус бәйрәм белән котлаганнар, тәмле торт һәм татлы су белән сыйлаганнар!

Сабыйларның йөрәгенә матур истәлек булып кереп калырлык күңел ачу программасын оештырып, балаларга төрле кызыклы уеннар уйнатып, рәсемнәр буятып, башваткычлар әзерләп, үзләре дә балачак иленә кайтып килгән хастаханә хезмәткәрләренең әлеге гамәлләре мактауга һәм хуплауга лаек!

Хастаханәнең кечкенә пациентларына тиешле дәвалау процедуралары узып, сәламәтләнеп якын көннәрдә өйләренә кайтырга насыйп булсын!

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Халыкара бала көне үзәк хастаханә