Хезмэт

Балтач муниципаль районы башлыгы Марат Хәй улы Зариповның бәйрәм уңае белән котлавы

Хөрмәтле янгын сакчылыгы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча район идарәсе хезмәткәрләре!

Реклама

Сезнең хезмәтегез үзенең җаваплылыгы һәм катлаулылыгы белән аерылып тора. Тәүлек буе районыбыз халкы иминлеге сагында тору сездән уяулык, һөнәри осталыгыгызны тиз һәм оператив төстә башкарып чыгуыгызны сорый һәм сез күп еллар дәвамында үз алдыгызга куелган бу авыр бурычны намуслы төстә, уңышлы башкарып киләсез.
Катлаулы ситуацияләрдә халыкка ярдәм кулы сузып, зур булышлык күрсәтүегезгә тирән рәхмәтемне белдерәм. Нәкъ менә сезнең уяулыгыгыз аркасында кешеләр үзләрен тыныч тоталар, ярдәмнең үз вакытында килеп җитәчәгенә ышаналар.
Сезне ихластан һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итеп, үзегез хезмәт куйган өлкәне, базагызны ныгыту юнәлешендә тагын да уңышлырак эшләрсез дип ышанам. Сезгә яңа уңышлар, гаилә бәхете, иминлек һәм саулык-сәламәтлек телим.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 16 ноября 2017 в 21:11
    Балтачта КамАЗ янган
  • Тимирязев исемендәге җәмгыять призына татарча көрәш ярышларыннан фоторепортаж
  • "Сельхозтехника" призына узган волейбол ярышлыры
  • "Чираттагы ярминкәгез дә, яхшы оештырылган" дип бәя бирделәр казанлылар
  • Крокодилның теше сызласа, нишләргә? яки тәрбиячеләр бала сәламәтлеге турында сөйләшә (+фоторепортаж)
  • Балтачта "Ат ил күрке" бәйрәм тамашасы узды.
  • 9 май - парад